Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акъярга керү юлларында блокпостлар куелды


Акъярга керү урыны
Акъярга керү урыны

Коронавирус сәбәпле 31 мартта Акъяр шәһәренә кереш юлларында машиналарны тикшергән биш блокпост урнаштырылды.

“Мәскәү, Петербур Русия төбәкләреннән Кырымга карантинны бозучылар килә”, ди аннексия чорында Мәскәүдән куелган шәһәр башлыгы Михаил Развожаев.

Бүгеннән башлап шәһәргә керү тулысынча контрольдә булачак.

Кырым-Акъяр чигендә урнаштырылган биш блокпостта шәһәргә керүчеләрнең температураларын үлчи башлаганнар. Акъярга керүчеләр анкета тутырып кайда яшәячәген хәбәр итәргә тиеш.

Блокпостларда полиция сакта тора. 31 мартта Акъярга Русия төбәкләреннән килгән 50дән артык машина кире борылып киткән.

Бүгенге көнгә шәһәрдә коронавирус йоктырган биш кеше теркәлгән.

Русиянең зур шәһәрләрендә, Мәскәүнең үзендә коронавирус белән авыручылар арта барганда, аннексияләнгән Кырымга вакытлыча сыену эзләп килүчеләр арту мөмкинлеген кузаллап Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Кырым хакимиятләрен канунсыз төзелгән Кырым күперен ябарга чакырган иде.

XS
SM
MD
LG