Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чубаров Украина хакимиятен Русиянең Кырымны аннексияләвен канунлаштыруына каршы чыгарга чакыра


Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров аннексияләнгән Кырым җитәкчеләренең Русия вәкилләре буларак чит илләргә йөрүен канунсыз дип белдерә.

Крымтатар Мәҗлесе җитәкчесе Рефат Чубаров Украина тышкы эшләр министрлыгын аннексияләнгән Кырымның министрлары Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә баруына каршы җавап бирергә өнди. Аерым алганда, Чубаровның Украинадан Мәскәүнең Кырымны аннексияләүне даими рәвештә канунлаштырырга маташуына каршы нинди чаралар күрергә җыенганы турында ишетәсе килә. Бу турыда ул Facebook-тагы сәхифәсендә язды.

Чубаров Кырым түрәләренең 2020 елның февралендә Һиндстанга баруын да искәртә. Аның фикеренчә, Мәскәүнең Һиндстан һәм Әмирлекләр белән мөнәсәбәтләре кысаларында Кырымны аннексияләүне де-факто тануны булдырырга тырышуы төрле халыкара оешмаларда тавыш бирүләр вакытында үз нәтиҗәсен күрсәтә.

“2019 елның 18 декабрендә БМО Генераль җыенының “Кырым автоном республикасы һәм Акъярда кеше хокуклары вазгыяте” турында резолюциясен кабул иткәндә Һиндстан каршы тавыш бирде, ә Гарәп Әмирлекләре тавыш бирүдән тыелып калды. Русия дипломатиясенең вакытлыча аннексияләнгән Кырымны халыкара изоляциясен өзү омтылышларына каршы Украина тышкы эшләр министрлыгының нәтиҗәле һәм системлы чаралары турында ишетергә өметләнәм”, дигән Чубаров.

Элек хәбәр ителгәнчә, Кырымның Русия куйган хөкүмәтеннән вице-премьер Ирина Кивико һәм икътисади үсеш министры Дмитрий Шеряко Русия делегациясе белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә барган. Кырым түрәләре Әмирлекләрдә бизнес алып бару үзенчәлекләре хакында фикер алышканннар.

Узган елда Кивико Русия делегациясе белән Кубага да барган диелә.

XS
SM
MD
LG