Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: социаль әһәмиятле сайтлар бушлай булса, мобиль операторлар бәяләрне 20 процентка күтәрәчәк


Русия сәнәгать һәм эшмәкәрләр берлеге Путин тәкъдим иткән “бушлай интернет” проектының кулланучылар кесәсенә сугачагы турында кисәтә.

Русиядә социаль әһәмиятле сайтлардан бушлай файдалану кертелсә, элемтә операторлары үз хезмәтләренә бәяләрне ким дигәндә 20 процентка күтәрергә мәҗбүр булачак. Бу турыда Русия сәнәгать һәм эшмәкәрләр берлегенең эшче төркеме әзерләгән хатка сылтанып Коммерсантъ хәбәр итә.

Хатта әйтелгәнчә, социаль әһәмиятле сайтларга түләүсез керүне тәэмин итү чыгымнары дәүләт тарафыннан капланмаса, кулланучылар өчен элемтә хезмәтенә бәяләр күтәреләчәк.

Хатны имзалаган ширкәтләр арасында МТС, МегаФон, Вымпелком, Tele2, ЭР-Телеком, Яндекс, Mail.ru Group вәкилләре бар.

Русиядә социаль әһәмиятле сайтлардан түләүсез файдалану кертү хакында президент Владимир Путин үзенең еллык юлламасында белдергән иде. Әлеге мөмкинлек халыкка 1 марттан ук булдырылачак диелде. Ләкин Русия элемтә министрлыгының бу турыда карарны вакытында әзерләп өлгермәве сәбәпле, проектны эшләтеп җибәрү берничә айга кичектерелде.

Хәзер “бушлай интернет” 1 июльдән кертеләчәк дип көтелә. Элемтә министрлыгы әлеге проектны тормышка ашыру аркасында операторлар ел саен 5,7 млрд сум югалтачак дип саный. Ә операторлар үзләре исәпләп чыгарганча, бу елга 150 миллиард сум югалтуларга китерәчәк.

XS
SM
MD
LG