Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Конституция мәхкәмәсе ил Конституциясенә үзгәрешләрне кануни дип тапты


Аерым алганда, мәхкәмә Владимир Путин мөддәтен яңадан саный башлау Конституциягә каршы килми дигән нәтиҗә чыгарган.

Русия Конституция мәхкәмәсе Русиянең төп канунына кертелә торган үзгәрешләрне тикшерде һәм аларны кануни дип тапты. Моның турында оешманың рәсми сайтында хәбәр ителә.

Аерым алганда, мәхкәмә Владимир Путин мөддәтен яңадан саный башлау Конституциягә каршы килми дигән нәтиҗә чыгарган. Элек президент вазифасын алган кеше, Конституциягә үзгәрешләр кабул ителгәч, бу вазифаны ничә тапкыр үтәүгә карамастан, тагын ике мөддәткә үз намзәтен тәкъдим итә ала, диелә мәхкәмә карарында.

Конституция мәхкәмә үзгәрешләрне 14 март көнне карый башлаган, шул ук көнне аларны президент имзалаган. Мәхкәмә документны ашыгыч рәвештә караган. Моңарчы Конституция мәхкәмәсе ашыгыч рәвештә бары тик Русиягә Кырымны кушу турында килешүне караган булган.

BBC хәбәр иткәнчә, үзгәрешләрне карау өчен Конституция мәхкәмә әгъзасы Константин Арановский катнашмаган. Ул моңарчы Русиянең Советлар берлеге варисы буларак тануга каршы чыккан иде. Рәсми рәвештә Арановский авырый, дип хәбәр ителә.

  • Конституциягә үзгәрешләр кертүгә бәйле гомумрусия тавыш бирүе 22 апрель көненә билгеләнгән. Русия медиа чаралары, үз чыганакларына сылтанып, тавыш бирүне соңрак датага күчерергә мөмкиннәр, дип хәбәр итә. Әлегә рәсми Мәскәү "моның өчен объектив нигез юк" дип белдерә.
  • Владимир Путин мөддәтен яңадан саный башлау тәкъдиме 10 март көнне Русия думасында яңгырады. Ул чакта Думага килгән Путин "бу Конституция мәхкәмәсе әлеге төзәтмәне хупласа гына мөмкин булачак", дип әйтте.
  • Конституциягә үзгәрешләрне Татарстан парламенты 12 мартта хуплады. Бер кеше каршы булды, җиде кеше тавыш бирүдән тыелып калды. Каршы тавыш бирүче - язучы, публицист Ркаил Зәйдулла.
XS
SM
MD
LG