Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "Конституция түнтәрелешен булдырмаска" өндәп мөрәҗәгать дөнья күрде


Юристлар, галимнәр, журналистлар һәм язучылар имзалаган мөрәҗәгатьтә президентның элеккеге мөддәтләрен исәптән сызып ташлауның, Конституциягә үзгәрешләр кабул итүнең канунсыз булуы әйтелә.

Конституция реформасын булдырмауны сорап, юристлар, галимнәр, журналистлар һәм язучылар имзалаган мөрәҗәгать дөнья күрде. Ул Эхо Москвы сайтында чыкты.

Ул Русия ватандашларына, җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләргә, депутатларга һәм Констиуция мәхкәмәсе хөкемдарларына юллана. Мөрәҗәгать авторлары Русия Конституция түнтәрелеше куркынычы алдында тора дип белдерә. Хатка 400дән артык кеше кул куйган.

Мөрәҗәгатьтә Конституциянең 81нче маддәсе 31нче пунктына үзгәреш кертеп, президентның элек булган мөддәтләрен исәптән сызып ташлауны “канунга каршы булган” һәм “ярамый торган” гамәл икәне әйтелә. Авторлар Конституция мәхкәмәсе 1998 елның 5 ноябрендә президент мөддәтләрен үзгәртүләр ярамавы турында карар кабул итүен искәртә.

Мөрәҗәгатьтә шулай ук төп канунга кертелгән үзгәрешләрнең хакимият алышыну һәм демократик хокукый республика идарәсе принципларына каршы килүе әйтелә.

Конституциянең 3-8нче бүлекләренә кертелгән үзгәрешләр 1нче һәм 2нче бүлекләрдәге нигезләмәләргә каршы килә ди авторлар. “Бу нормалар канун каршында тигезлек принцибын һәм шәхеснең хокуклары һәм иреген гарантияләүне боза, федерализм принципларына, хакимиятләрне аеру, мәхкәмә системының бәйсезлеге һәм җирле үзидарәнең автономиясе принципларына каршы килә” диелә мөрәҗәгатьтә.

Авторлар Конституциягә үзгәрешләр кертү тәртибенең тупас бозылуы аларда “тирән борчу” тудырганын да белдерә.

Әлеге мөрәҗәгать белән беррәттән Эхо Москвы сайтында “Зыялылар Конгрессы белдерүе” дә дөнья күргән. Ул “Безнең бу хәлләр турында дәшми торырга хакыбыз юк” дип атала. Әлеге мөрәҗәгать авторлары Үзәк сайлау комитетыннан Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча гомумрусия тавыш бирүеннән баш тартырга чакыра. Авторлар мондый тавыш бирү канунда каралмаган һәм канун һәм Русия Конституциясендә язылган Конституциягә үзгәрешләр кертү тәртибен боза дип белдерә.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр Русия президенты Владимир Путин тәкъдиме белән эшләнде. 11 мартта канун өлгесен Русия думасы өченче укылышта кабул итте һәм шул ук көнне Федерация шурасы аны хуплады. 12 мартта Конституциягә үзгәрешләрне Русиянең барлык 85 субъекты парламентлары да хупладылар. 14 мартта документны Путин имзалады. Хәзер аны Конституция мәхкәмәсе тикшерә.

Үзгәрешләрнең берсе Путинның моңарчы булган президентлык мөддәтләрен исәптән сызып ташлауны күздә тота.

Үзгәрешләр турында гомумхалык тавыш бирүе 22 апрельгә билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG