Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Югары мәхкәмәсендә "Уфа егермелеге" эшен карау 6 апрельгә күчерелде


Мәхкәмә барышы
Мәхкәмә барышы

Русия Югары мәхкәмәсе Русиядә тыелган Хизб үт-Тәхрир оешмасында катнашуда гаепләнеп хөкем ителгән “Уфа егермелеге” эшендә апелляция шикаятен карауны кичектерде. 

16 мартта Русия Югары мәхкәмәсендә Хизб үт-Тәхрир оешмасында катнашуда гаепләнгән “Уфа егермелеге” эше буенча өченче апелляция мәхкәмәсе утырышы узды. Мәхкәмә үз карарын 17 мартта игълан итәргә тиеш иде, ләкин ул 6 апрельгә күчерелде. Адвокат Каринна Москаленко коронавирус сәбәпле карантинда булу сәбәпле, мәхкәмәдә катнаша алмады, шуңа карамастан, хөкемдар утырышны күчерүдән баш тартты.

Аннан алдагы утырыш 2 мартта узган иде.

Адвокат Дмитрий Сотников белдергәнчә, гаепләнүчеләрнең яклаучысы утырышта катнаша алмавы аларның хокукларын бозу булып тора. Каринна Москаленко гаепләнүчеләрнең мәнфәгатьләрен Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә яклый диелә.

“Уфа егермесе” эше кысаларында гаепләнүчеләр 2015 елның февралендә кулга алынган, аларны хакимиятне көч кулланып яулап алуга әзерләнү һәм террорчылык оешмасы булдыруда гаеплиләр. Тоткарланучыларның берсе дә бу маддәләр нигезендә үз гаепләрен танымаган. Аларга карата тикшерү эшләре биш ел дәвам итә.

Хөкем ителгәннәрнең егермесе дә Мемориал хокук яклау оешмасы тарафыннан сәяси тоткыннар дип танылган. Мемориал вәкилләре белдергәнчә, егетләр бары үз дини инанулары, фикер белдерү иреге, намус һәм дин иреген, тыныч җыеннар һәм оешмалар булдыру иреген кулланулары аркасында хөкем ителгән. Хаимият аларның кайберләренең халык белән эшчәнлеген туктату өчен, сәяси сәбәпәлр аркасында ирегеннән мәхрүм итте дип белдерде хокук яклаучылар.

Адвокатлар фикеренчә, эш барышында гаепләү тарафыннан күп санлы канун бозулар булган.

“Уфа егермелеге” эше нигеәендә 2018 елның 30 июлендә Рөстәм Латыйпов 8 елга, Радмир Мәкъсүтов һәм Руслан Фәттахов — 10 елга, Фәнис Әхмәтшин һәм Фәрит Мостафаев — 11 елга, Александр Корнев, Урал Якупов — 13 елга, Илгиз Гыймалетдинов, Шамил Шәрипов һәм Ирек Таһиров — 14 елга, Азамат Каюмов — 20 елга, Радик Әхмәтов — 21 елга, Линар Вахитов, Рөстәм Галләмов, Хәлил Мостафин, Артур Сәлимов, Данис Фәйзрахманов һәм Рафаэль Фәттахов — 22 елга, Рөстәм Хәмзин — 23 елга, Ринат Нурлыгаянов — 24 елга кырыс шартлы колониягә хөкем ителде. Күпчелеге 400 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штраф җәзасына да тартылды.

Уфа егермелеге эше кысаларында Хизб үт-Тәхрирнең Русия канатын җитәкләүдә гаепләнеп 23 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Эдуард Низамовның әнисе Римма Низамова Азатлыкка улының алты баласына ярдәм итеп яшәргә мәҗбүр булуын, гаделлек эзләп Мәскәүдәге каршылык чараларына йөрүен сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG