Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда коронавирус сәбәпле югары әзерлек тәртибе кертелде


Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров коронавирус таралуны булдырмас өчен 18 марттан югары дәрәҗәдәге әзерлек тәртибе кертте.

Башкортстанда республика җитәкчесе боерыгы нигезендә коронавирус таралуга каршы югары дәрәҗә әзерлек тәртибе кертелә. Яңа режим кысаларында коронавируска каршы штаб тәүлек әйләнәсе эшли башлаячак. Яңа тәртип шулай ук әйләнә-тирә мохитнең хәлен күзәтү, республикага килгән кешеләрне салкын тию билгеләрен ачыклау өчен тикшерү, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү өчен чаралар күрүне күздә тота дип яза Башинформ.

18 март иртәсендә хөкүмәт утырышында Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, республикада коронавирус йогуның расланган бер очрагы да юк. Хәзер хастаханәләрдә вирус булуда шикләнелгән 48 кеше дәвалана, аларның сигезе - балалар.

Коронавируска каршы югары дәрәҗә әзерлек режимы республикага көн саен чит төбәкләрдән кешеләр килүе һәм алар арасында коронавирус киң таралган илләрдән килүчеләр дә булуы сәбәпле кертелә диелә.
Республика җитәкчесе боерыгы нигезендә Башкорстанда 250 дән артык кеше катнаша торган һәм чит ил кешеләре катнашучы мәдәният, спорт һәм эшлекле чараларны уздырмаячаклар.

Шулай ук республика җитәкчесе карары белән Башкортстанда укучыларның язгы каникуллары 6 апрельгә кадәр озайтыла. Республика мәктәпләре педагларына балаларны читтән торып укыту мөмкинлекләрен өйрәнергә кушылган. Югары уку йортлары һәм урта махсус белем бирү оешмаларына укытуны дистанцион режимга күчерү йөкләнгән.

Шул ук вакытта Русия мәгариф министры Сергей Кравцов Русиядә каникуллар 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк дип белдерде.

Башкортстан мәгариф һәм фән министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыруны кичектерде. БДИны алдан бирергә теләүчеләр аны башкалар белән бер вакытта – 25 майдан 29 июньгә кадәр тапшырачак.

XS
SM
MD
LG