Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин кереме 17 мең сумнан арткан русияләрне “урта сыйныф” дип атады


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты фикеренчә, илдә “урта сыйныф” вәкилләре 70 процентны тәшкил итә.

Русия президенты Владимир Путин айлык хезмәт хакы 17 меңнән арткан кешеләр “урта сыйныф” дип аталырга мөмкин, һәм андый кешеләр илдә яшәүчеләрнең 70 процентын тәшкил итә дип белдерде. Путин фикеренчә, урта сыйныфка кергән кешеләр санын ачыклауда Дөнья банкы методикасын кулланырга кирәк. Бу турыда ул ТАСС проекты кысаларына әңгәмәсендә белдергән.

“Сез урта сыйныфның ни икәнен беләсезме? Сез урта сыйныф – Франция, Германия яки АКШта ничек яшәүләре дип уйласагыз, бу дөреслеккә туры килми. Урта сыйныф һәр илдә төрле. Аның Дөнья банкы куллана торган методикасы бар, урта сыйныф дип илдәге минималь хезмәт хакыннан бер ярым тапкыр күбрәк хезмәт хакы алучылар санала. Бездә андыйлар шактый күп, 70 проценттан шиксез артык” дигән Путин.

Белгечләр мәгълүматынча, бүген Русия халкының 38,2 процентын урта сыйныфка кертеп карыйлар. 2019 елның октябрендә Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбе фәнни-тикшеренү институты галимнәре соңгы биш ел дәвамында Русиядәге урта сыйныфның реаль керемнәре кими баруын хәбәр итте. Урта сыйныф дип саналган кешеләрнең бары җиде проценты гына бу катлау өчен хас сыйфатларга тулысынча ия дип белдерде экспертлар.

Элегрәк Росстат башлыгы урынбасары Константин Лайком Русиядә гомумән фәкыйрьлек дәрәҗәсе 12,4 процент тәшкил итүен әйткән иде. Хәерче гаиләләрнең 80 проценты - балалы гаиләләр.

XS
SM
MD
LG