Казанның Бауман урыманда урнашкан “Татар ашлары йорты” рестораны кабат ябылган. Ике атна элек социаль челтәрләрдә аның техник сәбәпләр аркасында эшеннән туктавы хакында хәбәр ителгән булган. Ресторанның мөдире Ольга Николаева “Бизнес-онлайнга” белдергәнчә, “Татар ашлары йорты” техник сәбәпләр аркасында ябыла. Бу бөтенләйгәме, әллә вакытлычамы – монысын Николаева тәгаен әйтмәгән.
2018 елның июнендә милли ашлар рестораны бер ябылган иде инде. Ул вакытта моны Татфондбанкның бөлгенлеккә төшүе белән бәйләделәр. Бинаның яңа хуҗалары ресторан өчен аренда бәясен бермә-бер арттырган диелә. Шулай да бина хуҗалары һәм ресторан җитәкчеләре ул вакытта килешүгә ирешә алган.
“Татар ашлары йорты” ачылуга узган елның ноябрендә 50 ел тулган. Аның беренче шеф-пешекчесе танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов була.
2002-2003 елларда ресторан бинасын төзекләндерделәр. "Татар ашлары йорты"ның гомум мәйданы биш мең дүрткел метрга җиткән иде.