Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте БТИҮне эзәрлекләүне туктатуда Эрдоганнан ярдәм сорый


Рәҗәп Тайип Эрдоган
Рәҗәп Тайип Эрдоган

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганнан Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә (БТИҮ) карата алып барылган эзәрлекләүне туктатуда ярдәм сорап ачык хат ирештерде.

Ачык хатта БТИҮгә карата алып барылган басымны туктату өчен Эрдоганнан Мәскәү белән диалогта арадашчы булу сорала.

"Янгын сүндерүчеләр – ФСБ тарафыннан Татар иҗтимагый үзәгенә 150 мең сум штраф түләтү карары чыгарылды. Мондый репрессия гамәлләре иҗтимагый оешмаларны юк итү өчен Мәскәүнең Кремль түрәләреннән килә. Без сездән бу ватандашлык җәмгыяте институты булган БТИҮне юк итүгә юл куймауда ярдәм итүне сорыйбыз", диелә хатта.

ТИҮнең төрки мәдәниятләрне якынайту, аерым алганда бу өлкәдә татар әлифбасын кириллдан латинга күчерүне таләп итүе һәм Идел, Урал буе халыклары белән тыгыз хемәттәшлекнең төрле формаларын булдыруы турында әйтелә.

Шунда ук 1980нче еллар азагы һәм 2000нче еллар башында БТИҮнең Татарстан хөкүмәтеннән республиканы Русиядән бәйсез итү өчен күп демонстрацияләр һәм җәмәгать очрашулары уздыруы искә алына.

"Без бүген дә асаба халык булган – татар, башкорт, удмурт, мари, чуаш, эрзя һәм мукшы мәнфәгатьләрен яклау көрәшен дәвам итәбез. Безне Мордовия, Чуашстан, Мари Иле, Татарстан, Удмуртия, Башкортстан республикаларын бәйсез һәм ирекле итү берләштерә.

Шуңа безнең хәрәкәт сездән БТИҮ хокукларын якларга һәм Мәскәү белән диалогта арадашчы булуны сорый", диелә ачык хатта.

Моннан тыш, төрки һәм фин-угыр телле илләрнең хөкүмәт башлыклары да БТИҮ хокукларын яклар дигән өмет белдерелә.

XS
SM
MD
LG