Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шиһабетдин Нигъмәти шигырьләре "Моабит дәфтәре" була язган"


Азатлык радиосы хезмәткәрләре (сулдан) Шиһабетдин Нигъмәти, Гариф Солтан һәм Аяз Хәкимуглы Мюнхен студиясендә
Азатлык радиосы хезмәткәрләре (сулдан) Шиһабетдин Нигъмәти, Гариф Солтан һәм Аяз Хәкимуглы Мюнхен студиясендә

18 март Казанның Милләт йортында мөһаҗирлектәге татар журналисты, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Нигъмәтинең "Әй, татарым, әй, син — җаным!" исемле шигырьләр китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.

Шиһабетдин Нигъмәтинең шигырьләр җыентыгы 1953 елда Германиянең Мюнхен шәһәрендә латин графикасында басылып чыккан. Анда аның 69 шигыре урын алган. Шул җыентыкны галим Хатыйп Миңнегулов кирил хәрефләренә күчергән, шигырьләргә аңлатмалар һәм кереш сүз язган. Китапны 200 данәдә Мәскәүнең "Татар штабы" бастырган.

Тәкъдим итү кичәсен ачып җибәргән Хатыйп Миңнегулов сүзен мөһаҗирлеккә киткән, чит илләрдә яшәргә мәҗбүр булган татарларның язмышын аңлатудан башлады.

Хатыйп Миңнегулов чыгыш ясый
Хатыйп Миңнегулов чыгыш ясый

"Татарлар элек-электән төрле илләргә таралган. Кеше ирекле көннән туган җирен ташлап китми. Аны гайре табигый хәлләр мәҗбүр итә. Русиядә, Совет империясендә сугышлар булып торган һәм шуңа күрә бу татарларның чит мәмләкәтләргә китүе гайре табигый күренеш түгел. Совет чорында андыйларга мөнәсәбәт тискәре булды. Болар илдән киткән, болар качкын диелде. Ләкин аларны гаепләп булмый, аларның язмышы шундый булган.

20нче гасыр башында безнең милли тормышыбызда милли идеяләр, азатлык идеяләре булган. Октябрь инкыйлабыннан соң болар барсы да өзелгән. Партия карашлары һәм башкалар килеп кергән. Шушы 20нче гасыр башындагы безнең идеяләрне мөһаҗирлектәге татарларыбыз саклап килде һәм дәвам иттерде.

"Шиһабетдин Нигъмәти шигырьләре "Моабит дәфтәре" була язган"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:19 0:00

Узган гасырның 90нчы еллларында милли азатлык хәрәкәте күтәрелеп киткән икән, монда мөһаҗирлектәге татарларның өлеше бик зур булды", диде ул.

Мәскәүнең "Татар штабы" җитәкчесе Рөстәм Ямалиев үзләре нәшер иткән бу китапның Русиядәге җанисәп алдыннан татарларга көч бирә торган китап булачагына ышануын әйтте.

Китапны тәкъдим итү чарасына шагыйрьләр, галимнәр, язучылар, журналистлар белән беррәттән Шиһабетдин Нигъмәтинең оныгы Муса Нигъмәти дә килгән иде.

Муса бабасы белән Германиядә 21 көн күрешергә насыйп булуын әйтеп, аның үзенә әйтеп калдырган фикерләрен җиткерде.

Муса Нигъмәти
Муса Нигъмәти

Бабам Геббельска татарларны варварлар дип атаганы өчен күзенә карап "Син — ахмак" дигән

"Безнең гаиләне бабабыз аркасында күп еллар буе каргадылар, эзәрлекләделәр, сүктеләр. Бабайны куркак диделәр. Әйе, бер куркак кеше генә рейхминистр Геббельска татарларны варварлар дип атаганы өчен күзенә карап "Син — ахмак" дип әйтә алган! Аны саран кеше диделәр. Әйе, саран кеше генә үз йортын бер гади татар кешесенә 20 ел буе бер тиен түләмичә яшәргә биреп тора алган! Аны сатлыкҗан диделәр. Совет хөкүмәте үзе бит әсирләрдән баш тартып, аларны язмыш кочагында ташлады", диде ул.

Муса бабасының үзаңында кайчан борылыш ноктасы булуын сөйләве белән дә уртаклашты.

"Бабам әсирлеккә эләккәч аны башта гади солдатлар лагерында тоталар. Офицер икәнен белгәч офицерлар лагерына күчерәләр. Һәм ул шунда ике лагерьны чагыштыра. Ә офицерлар лагерында инглиз, француз, итальян һәм башка ил офицерлары да була. Ягъни анда аларга кешечә мөгамәлә күрсәтелә.

Безнең солдатлар исә хайваннарча шартларда тотыла. Чөнки Сталин хәрби әсирләрнең хокукларын яклаучы оешмага акча түләргә теләмәгән", диде ул.

"Шигырьләр" җыентыгы тарихы

Муса, бабасының 1953 елда басылып чыккан "Шигырьләр" исемле җыентыгы тарихына да тукталды.

Муса Җәлил бу шигырен конспирация өчен "Иртеш" дип атаган

"Ул елларда Татарстанның бер журналында "Иртеш" шигыре дөнья күргән. Бу шигырь татарның бөек шагыйре Муса Җәлилнең атаклы шигыре дип күрсәтелгән. Бабай шуннан соң редакциягә хат язып, Муса Җәлил гомер буе Идел елгасы буенда яшәгән, ни өчен бу шигырь "Иртеш" дип аталган, аңлатыгыз әле, дип сорау биргән. Бу сорауга нинди җавап алган беләсезме? "Чөнки бу шигырь концлагерьда язылган һәм шуңа күрә Җәлил конспирация өчен бу шигырен "Иртеш" дип атаган", дигәннәр.

Бабам бу хәл алга таба да кабатланмасын өчен ул вакытка язган шигырьләрен тиз генә барлап җыентык итеп бастырып чыгарган.

Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"нең өченчесенең әле дә табылмавы турында ишеткәнегез бардыр инде. Бабамның фаразларына караганда, аның нәкъ менә шушы китабын, "Моабит дәфтәрләре"нең өченчесе итеп күрсәтергә теләгән булалар. Ягъни, бу Муса Җәлилне мифлаштыру вакыты була", дип җиткерде ул.

"Идел-Урал" легионы турында

Муса Нигъмәти Германиядәге "Идел-Урал" легионы турында да бабасы сөйләгәннәрне җиткерде.

Муса Җәлилнең чемоданында листовкалар табыла...

"Идел-Урал" легионының икенче исеме "Мөселман батальоны" була . Батальонга керү өчен ант бирергә кирәк булган. Ант нинди булган, беләсезме? Бик гади. "Лә илаһи ил Аллаһ" дип ант иткәннәр анда керүчеләр. Кем дә кем бу антны боза икән, ул Аллаһы Тәгалә каршында җаваплы булган. Шуңа күрә алар арасында сатлыкҗаннар була алмаган. Муса Җәлилне бу батальонда бик саклап йөрткәннәр. Ул ничек эләккән соң алайса?

Легионерларның һәрвакыт төрмәгә кире кайту хокукы булган. Җәлил төрмәгә үзе кайткан. Һәм Җәлилнең фамилиясе фашистларның төрмәдәгеләрнең санын киметү өчен үтереләчәкләр исемлегенә кергән", дип сөйләде ул.

* * *

Чарада чыгыш ясаган журналист Римзил Вәлиев, Шиһабетдин Нигъмәти күп еллар Азатлык радиосының татар редакциясенең җитәкчесе булып эшләгән, аның бердәнбер гаебе татар милләте өчен радиотапшырулар оештыруында, диде. "Хәзерге Русиядә Юденич та, Колчак та, коммунистларны, диссидентларны сүккән кешеләр дә каһарман. Шиһабетдин Нигъмәти исә күңеле белән милләтче булган, ул татарлыгын беренче урынга куйган. Аның милли идеясе сәяси, матди, социаль идеяләрдән өстенрәк булган", диде ул.

Шиһабетдин Нигъмәтинең "Әй, татарым, әй, син — җаным!" китабы
Шиһабетдин Нигъмәтинең "Әй, татарым, әй, син — җаным!" китабы

Муса Нигъмәти чарадан соң Азатлыкка, бабасы белән очрашу мизгелләрен, аның фикерләрен җентекләбрәк аңлатты.

— Миңа бабам белән 1990 елда ун көн, 1991 елда 11 көн күрешеп калырга насыйп булды. Көне-төне сөйләшеп утырдык. Сугышны, әсирлекне, Азатлык радиосында эшләгәнен сөйләде. Ул һәрвакыт татарларга булыштым, ә татарлар миңа булышты, диде. Миңа ул вакытта 25, аңа 77 яшь иде. Йөри-йөри мин арып бетә идем, ул миннән күпкә олы булса да арымый иде.

Ул миңа үлем белән күп тапкырлар очрашкан мизгелләрен аңлатты. Польшада партизаннар кулына эләккәч, мине атырга булдылар ди. Шунда командирлары татарча сүз ычкындырган. Татар булып чыккан. Шунннан бабам да аларга татарча дәшкәч, аптырашып калганнар. Атмаганнар. Кем булганын бәйнә-бәйнә сөйләп биргән аларга. Аңа пропуск биреп иреккә җибәргәннәр. "Идел-Урал" легионы кешеләренә партизаннар белән очрашу өчен юл күрсәтүен дә аңлатты.

Сугыш турында ниләр әйтте?

— Ул беркайчан да Гитлер өчен сугышмадым, ә Сталинга каршы сугыштым мин диде. Тагын да дөресрәге, исән калу өчен сугыштым диде.

Ватанга кайту теләге булдымы икән?

Юрий Андропов бабама шәхсән үзе шалтыраткан

— Заманында КГБ рәисе булган Юрий Андропов шәхсән үзе аңа шалтыраткан. Сиңа, балаларыңа, оныкларыңа Мәскәүнең Садовое кольцо"сында фатирлар, һәрберсенә "Волга" автомобиле, һәркемгә илнең теләсә кайсы югары уку йортына укырга керү мөмкинлеген вәгъдә итеп кайтырга чакырган булган.

Бабам аңа, сез социалистик ил төзергә җыенасыз, ә үзегез мине гади генә итеп сатып алмакчы буласыз. Мин монда күпме телим шул хәтле "Мерседес" сатып ала алам, миңа нигә синең "Волга"ң дигән. Минем өем булганда, сезнең фатирыгыз миңа нәрсәгә. Әгәр сез миңа кармак белән үз авылыңның елгасында балык тоту мөмкинлегең бирәм дисәгез, ул вакытта мин бәлки күнер идем дигән һәм кайту тәкъдимен кире каккан. Менә шуннан соң аның совет илендәге өч баласының гаиләләренең һәрберсенә КГБ кураторларын билгеләгәннәр дә инде.

—​ КГБ аны Германиядә эзәрлекләмәдеме икән?

— Булган, булган. Шуңа ул өенең ишегалдында һәм эчендә ике эт тотты. Кайтуга башта этләрне чакырып ала иде. Һөҗүм итүләр дә булган, әмма аларны сөйләргә яратмыйм диде.

—​ Очрашканда нинди дә булса васыять әйтеп калдырмадымы?

— Әйтте. Иң беренчесе — һәр кеше белән аның телендә сөйләш диде. Икенчесе — акча артыннан кума, диде. Син акча артыннан чапсаң, акча синең артыңнан чабыр диде. Өченчесе — кем белән картлык уздырачагыңны уйла, диде.

—​ Бабам Муса Җәлилне күреп белгән дидегез, аның турында ниләр сөйләде?

Йомшак кына итеп әйткәндә, Җәлил батыр кеше булмаган

— Без Җәлил белән дуслар идек, аны саклап кына йөрттек диде. Аерым кабинеты бар иде аның диде. Аның аңлатуына караганда, Муса Җәлил меланхолик булган. Йомшак кына итеп әйткәндә, Җәлил батыр кеше булмаган. Совет гаскәре җиңә башлагач, Җәлил төрмәгә кайтырга булган. Аны берничә мәртәбә кире күндергәннәр. Шулай да ул кире төрмәгә кайткан. Нәкъ менә шул вакытта ул фашистларның һәр унынчы төрмәдә утыручыны атырга, асырга, гильотинага җибәрергә дигән боерыгына эләккән. Гитлерның 55 яшьлек туган көнендә дә һәр 55нче әсирне җәзалап үтергәннәр бит. Җәлил дә нәкъ менә шундыйрак очракка туры килгән.

—​ Җәлилнең көрәштәшләрен ни өчен үтергәннәр, алары да очраклылык аркасында дисезме?

— Әйе, алар да нәкъ Җәлил кебек. Алар туры килмәсә, башкалар үтерелгән булыр иде. Моны сөйләгәндә минем дусларым да ышанмый. Моны мин үзем уйлап чыгармадым, бабам сөйләгәннәрдән чыгып сөйлим, диде Муса Нигъмәти бабасы Шиһабетдин Нигъмәти турында истәлекләрен яңартып.

Шиһабетдин Нигъмәти

Шиһабетдин Нигъмәти (1913-1995) —​ 1913 елда Төмән өлкәсендә Вагай районы Рәнчек авылынданда туа. Сугышка кадәр мәктәптә эшли. 1939 елда гаскәргә чакырыла. Икенче дөнья сугышында катнаша, Волхов фронтында сугыша. 1941 елның 4 ноябрендә әсирлеккә эләгә. Фашист концлагерьларында әсир булуы, анда Муса Җәлил белән аралашуы, "Идел-Урал" гәҗитен чыгаруда катнашуы, сугыш елларында ук әдәби иҗат белән шөгыльләнүе мәгълүм.

Сугыштан соң Германиядә кала. 1954-1979 елларда Мюнхенда Азатлык радиосы мөдире булып эшли. Берара радионың мөдирләр шурасын да җитәкли. 1989 елда аңа Совет берлегенә кайтырга рөхсәт бирелә. Ләкин ул кайтмый. 1995 елда мөһаҗирлектә вафат була.

XS
SM
MD
LG