Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләгенә быел 11 кеше һәм бер иҗат төркеме дәгъва итә


Татарстан президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге комиссиясе премиягә дәгъва итүчеләрне билгеләгән. Исемлек Татарстан мәдәният министрлгы сайтында чыкты.

Быел Тукай бүләгенә 11 кеше һәм бер иҗат төркеме дәгъва итә.

  1. Лирон Хәмидуллин ("Дәрдмәнд", "Буранлы төндә", "Зарницы на горизонте" китаплары өчен).
  2. Факил Сафин ("Саташып аткан таң" роман-трилогиясе һәм "Гөлҗиһан" повесте өчен).
  3. Шаһинур Мустафин ("Ядрәләрне эреткән йорәкләр", "Алар – Жәлил – Кормаш йолдызлыгыннан!..", "Батырлык кайтавазы" китаплар триптихы өчен).
  4. Флера Гыйззәтуллина ("Яну дәверләрендә", "Башкаемда – дөнья исәпләре" китаплары өчен).
  5. Әхәт Гаффар ("Язлар моңы" драмасы, "Бодай бөртеге һәм тегермән ташы", "Олы юлның тузаны" һәм "Богау" романнары, "Дәрья башы" һәм "Әхәт Гаффар. Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар" китаплары өчен).
  6. Констанин Руденко ("Булгарское золото: филигранные височные подвески", "Булгарское серебро" китаплар сериясе өчен).
  7. Денис Осокин ("Огородные пугала с ноября по март" җыентыгы өчен).
  8. Фәрит Яхин ("Умырзая" романы өчен).
  9. 9. Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт програмнары өчен).
  10. Фәридә Хасьянова ("Татар халык әкиятләре" китабында балалар аудиториясенә татар милли мәдәниятен пропагандалаганы өчен һәм "Тукай балачагы" график диптихы өчен).
  11. "Сөембикә" операсын чыгарган коллектив: Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гулнора Гатина.
  12. Зөфәр Рәмиев (Габдулла Тукайның иҗади мирасын фәнни тикшеренүләре өчен).

Татарстан Язучылар берлеге биш намзәт тәкъдим иткәннәр иде. Алар: Фәүзия Бәйрәмова, Рауль Мир-Хәйдәров, Факил Сафин, Лирон Хәмидуллин һәм Галимҗан Гыйльманов.

XS
SM
MD
LG