Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә татар активисты Әскәр Бикбаев вафат


Әскәр Бикбаев

Әскәр Бикбаев дүшәмбе Домодедово зиратында җирләнер дип планлаштырыла.

20 мартта Мәскәүдә 49 яшендә татар активисты Әскәр Бикбаев вафат булган. Аның белән дус булган җәмәгать эшлеклесе Гаяр Искәндәров mtss сәхифәсендә язуынча, Бикбаев ашказаны авыртуына зарланып йөргән.

"Алдагы көнне аны ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән. Ә бүген иртән инде... Ашказаны асты бизе булган", дип яза Искәндәров.

Бикбаев Мәскәүдәге "Ватан" халык-демократик фиркасе исеменнән татар милләте хокукларын яклап күп кенә мөрәҗәгатьләр тарата, пикет, митингларда катнаша иде. "Ватан" фиркасе Мәскәү татар оешмаларыннан иң беренче барлыкка килгән оешмалардан булды. Ул фирка 1990 елның октябрь аенда барлыкка килде. Аны күренекле татар активисты Мөхәммәт Миначев җитәкләп килде. Оешмага кешеләр бик күп кермәсә дә, алар үзләренең әйтәсе килгән сүзләрен, карашларын урамнарга, мәйданнарга чыгып белдерделәр.

2009 елда Милли Мәҗлескә бәйле җинаять тикшерүенә бәйле Бикбаев һәм Мөхәммәт Миначев өйләрендә тентүләр узды. Аларның компьютерлары һәм кайбер китаплары тартып алынды.

Әскәр Бикбаев белән хушлашу Хован зиратында каралган. Ул Домодедово зиратында җирләнер дип планлаштырыла.

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG