Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туган телне ярату китап яратудан башлана". Уфада Татар китабы клубы ачыла


Татар китабы клубы утырышында катнашучылар
Татар китабы клубы утырышында катнашучылар

Уфада Татар китабы клубы тәүге утырышына әзерләнә. Ул беренче һәм соңгы утырыш булырмы, чараны оештыручы Рузилә Якупова сүзләренә караганда, даими эшләве чара барышында билгеле булачак.

Уфада Татар китабы клубы ачылачагы турында социаль челтәрләрдә хәбәрләр булган иде. Азатлык аны оештыручы Рузилә Якупова белән әңгәмә корды. Сүзен ул булачак чара белән таныштырудан башлады:

Рузилә Якупова
Рузилә Якупова

— Бу татар телендә беренче утырыш булачак. Чараны даими уздыру каралмаган, ул бер генә тапкыр үтәчәк. Шулай ук башкорт һәм инглиз телләрендә дә берәр утырыш уздырырга җыенабыз. Татарчасы март азагында узса, башкортчасы апрель, ә инглизчә — сентябрь аенда уздырырга җыенабыз. Инглизчә китап укучылар җыю мөмкин булырмы, анысы әлегә билгесез. Ә болай чаралар урыс телендә бара. Клубка барлыгы сиксән кеше йөри, ул узган елның 14 декабрендә ачылган иде. Егермешәр кешедән торган дүрт төркемгә берләштек.

— Халыкка татарча утырыш ошап китсә, аны даими уздыру ихтималмы?

— Без әлегә чарада ничә кеше катнашачагын һәм аның ни кадәр җанлы һәм кызыклы булачагын алдан әйтә алмыйбыз. Әлегә кызыксынучылар аз. Аеруча яшьләр арасында язылучылар аз.

— Ни өчен татарча да оештырып карарга булдыгыз?

— Татар буларак, туган телне яраткан өчен татар телендә дә уздырып карыйк дигән фикергә килдек. Дөрес, без — оештыручылар, үзебез дә татар телен бик камил белеп җиткермибез. Әлегә халыкта коронавирус аркасында шөбһәләнү, паника сизелә. Алда ни буласын әйтә алмыйм, бәлки чараны берәр айга күчерергә дә туры килер.

— Чарага чакыру игъланнарында катнашырга теләүчеләрдән 20 мартка кадәр гариза кабул ителүе әйтелгән. Барлыгы күпме гариза булды?

— Безгә күп кеше кирәкми, 15 кеше җитә. Күбрәк кеше җыелса, бар да сөйләп, фикерләрен белдереп өлгерми, чараның сыйфаты төшә. Без 15 кешене генә тыңлый алабыз. Әлегә шул чама кешедән теләк белдереп гариза килде.

— Күбрәк кеше килсә, кызыграк, җанлырак булмас идеме?

— Без планлаштырган бина зур түгел. Чараны Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге бинасында уздырырга җыенабыз. Күбрәк кеше теләк белдерсә, зуррак бинада да бәлки тагын да оештырып булыр. Теләүчеләргә бәйле.

— Ни өчен Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повестен сайладыгыз?

— Бу әсәр 1935 елда язылган. Быел әсәрнең язылуына 85 ел, үзенә күрә юбилей. Гадел Кутуйның үлеменә 95 ел. Безгә ул әсәр бик ошый. Казанда әлеге әсәр нигезендә кино да төшерелгән. Без аны Казанда чакта караган идек. Кинода әсәрне бүгенге көнгә яраклаштырып төшергәннәр. Шулай булуга карамастан, әсәр хатын-кызларның бүгенге проблемнарын да күтәрә дип уйлыйм. Шуны да әйтергә кирәк, без ай саен урысча уздырыла торган клуб утырышларында тикшерелгән әсәр нигезендә төшерелгән киноны да карыйбыз. Әсәр ничек, аны кинода ничек гәүдәләндергәннәр, режиссер әсәрне ничек күргән һәм ачкан. Оператор эше. Шуларны тикшерәбез.

— Клубның максаты нидән гыйбарәт?

Клубның төп максаты — китап укуны популярлаштыру

— Клубның төп максаты — китап укуны популярлаштыру. Ноябрьдә бу хакта уйлаганда мин бу кадәр, ягъни, йөзләгән кеше җыелыр дип уйламаган идем, егермедән артмас дип уйлаган идем. Мин үзем китап укырга яратам. Күпме китап укыйбыз, ә кеше белән шул хакта фикер алышу җитми. Дусларым да минем бу тәкъдимне хуплап, күрешеп, сөйләшеп карыйк диделәр. Интернетта да теләктәшләр табылды.

— Клубыгызда күпчелек кызлар һәм яшьләрдер?

— Безгә кызлар да, егетләр дә йөри. Миңа 27 яшь, утыз яшьлекләр дә күп. Үзем һөнәрем буенча хокукчы. Безгә йөрүчеләр арасында хокукчылар да, студентлар да, табиблар да, журналистлар да, филологлар да, башка һөнәр ияләре дә бар.

— Башкортча узачак утырышка кем әсәрен куйдыгыз?

— Бездә програм алты ай алдан языла. Башкортча клуб утырышына язучы Һәдия Дәүләтшинаның "Айбикә" повестен алдык. Быел Һәдия Дәүләтшинаның тууына 115 ел тулды. Әсәрдә Башкортстан төзелү тарихы да сурәтләнә. Узган ел республика төзелүгә 100 ел тулды. Шул уңайдан да әлеге әсәргә тукталдык. Бу әсәр башкорт хатын-кызын шәхес итеп күрсәткән беренче әсәр. Аның авторының да язмышы бик фаҗигале. Һәдия Дәүләтшинаның ире — Башкортстанның халык комиссары Гобәй Дәүләтшин репрессия корбаны була. Һәдия дә сөргенлек ачысын татый, әсәрләрен бастыруны тыялар. Фаҗигале автор, кызыклы әсәр.

— Үзегез белән дә таныштырып узсагыз иде?

— Мин чыгышым белән Борай районыннан. Башкорт дәүләт университетының хокук институтында белем алдым. Безнең институтта заманында татарча, башкортча да укытканнар. Кызганычка каршы, мин ул вакытка өлгермәдем. Туган телемне бик яратам.

— Татарча соңгы вакытта нинди китаплар укыдыгыз?

— Башкортча Зәйнәп Биишеваның "Кимсетелгәннәр" романын укыдым. Татарча укыган китапларны искә төшерә алмый торам.

— Зифа Кадыйрова әсәрләре түгелме?

— Юк, аны укыганым булмады. Бу авторны киләчәктә уку өчен язып куям.

— Сез проза гына укыйсызмы? Шигырьләр дә яратасызмы?

— Мин элек гел шигырь укый идем, бәйгеләрдә җиңә идем. Мәктәптә дә, студент елларында да төрле чараларда сәнгатьле итеп шигырь укыганым булды. Соңгы чорда шигырьләргә мәхәббәтем сүнде.

— Бәлки яхшы шигырьләр китабы кулыгызга эләкмәгәндер?

— Шулайдыр. Бу күренеш вакытлычадыр дип уйлыйк. Ял итеп торырга кирәк бит.

Татар китабына битараф булмаганнарны социаль челтәрләрдә тупланырга чакырам. Туган телне ярату — китап яратудан башлана.

XS
SM
MD
LG