Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда коронавирус йоктыруның беренче очрагы теркәлде


Акмәчет автобусында

21 март Кырымда беренче коронавирус инфекциясе очрагы теркәлде. Авыручы Франциядән килеп Украина аша Кырымга кергәндә тикшерелеп, үпкә ялкынсынуы симптомнары белән хастахәнәгә урнаштырылган.

Бу хакта Кырымның Мәскәүдән куелган башлыгы Сергей Аксенов хәбәр итте.

Тикшерү вакытында ул кешенең коронавирус белән авыруы расланган, аны дәвалау башланган, авыруның хәле уртача авыр булуы хәбәр ителә. Бу авыруның кемнәр белән контактта булганлыгы билгеләнгән.

Кырымда 500-дән артык кеше коронавируска тикшерелгән. Мәскәү тарафыннан куелган Кырым хөкүмәте башлыгы Юрий Гоцанюк Кырымда 5 млн битлек кирәкләген белдереп Мәскәүгә мөрәҗәгать иткән.

Кырым сәламәтлек саклау министрлыгы Кырым хастаханәләре коронавирус эләктергәннәргә һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер булуын, Росздравнадзорның Кырымдагы башлыгы Василий Климов Кырым даруханәләрендә медицина битлекләре булмавын хәбәр итте.

фикерләр

XS
SM
MD
LG