Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туган телгә бирелгән зат иде". Казанда галимә Резедә Ганиева белән хушлаштылар


Галимә Резедә Ганиева ире, галим Зөфәр Рәмиев белән. Фото: shahrikazan.ru

22 март көнне әдәбият галиме Резедә Ганиеваны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасиме Казанның Декабристлар урамы, 129 йортның ишегалдында узды. Җеназага илледән артык кеше килгән иде.

Чараны ачык һавада уздыру санитар эпидемиологик режим белән бәйлеме, юкмы – аңлатучы булмады. Җыелучыларның күпчелеге олы яшьтәге кешеләр булса да, берничә кеше генә медицина маскасыннан иде. Мәрхүмә озак еллар авырган, 21 мартта аның йөрәге өзелгән. Аңа 88 яшь иде.

Резедә Ганиеваны соңгы юлга озаттылар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:20 0:00

Мәрасимне әдәбият галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов алып барды. Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин, шагыйрь Рәдиф Гаташ, КФУ галимнәре килгән иде. Хушлашуга Төркиядән галимәнең улы Булат та кайтты.

Резедә Ганиева белән татар әдәбиятын тирәнтен белгән олы бер буын китеп бара. Югалтуның ачысы әнә шуңа бәйле ди, Әлфәт Закирҗанов:

Әлфәт Закирҗанов
Әлфәт Закирҗанов

— Резедә Ганиева белән татар әдәбиятын тирән белүче зур бер буын китеп бара. Ул иҗатын Тукай сатирасын өйрәнүдән башлады, мең гасырлык әдәбиятның үсеш этапларын төгәл билгеләп, аны алдагы буыннарга әйтеп калдырды. Резедә Ганиева Идел-Урал буе, Шәрык дөньясы, урыс, Европа әдәбиятларын бик яхшы белгән кеше иде. Ул татар әдәбиятын бик җиңел генә Нәваи, Рудакый, Фирдәүси белән чагыштырды, алардан килгән тардицияләрне күрергә тырышты. Татар әдәбиятын гомуммөселман цивилизациясенең бер өлеше итеп карады. Аның “Шәрык яңарышы һәм Кол Гали” дигән китабы – чын мәгънәсендә яңалык. Бүген Европа галимнәре булсынмы, Идел-Урал, урыс галимнәре дә әлеге хезмәткә сылтама ясыйлар. Ул шушы хезмәте белән Шәрык дөньясы ренессансының Болгар чорында татар әдәбиятына кереп килүен күрсәтте.

Аның тагын бер зур эше ХХ гасыр башы белән бәйле. Без бүген Тукайлар, Исхакыйлар дәверен татар әдәбиятының алтын чоры дип атыйбыз. Резедә апа аны мең еллык татар әдәбиятының икенче яңарышы дип исбатлады. Икенче яңарышның символы итеп Тукайның "Туган тел" шигырен күрсәтте.

Галим, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов сүзен "юллар, юллар, авыр булса булсын..." дигән шигъри юллар белән башлады. Табигатьнең үз кануны бар, юлның башы булган кебек, ахыры да була:

Хатыйп Миңнегулов
Хатыйп Миңнегулов

— Ул безгә үзенә "апа" дип эндәштермәде. Шуннан Резеда Кадыйровна булып, иң якын кеше булып күңелгә кереп калды. Мин аны алтмыш елга якын беләм. Мин үзем 1964 елда Казан университетын тәмамладым, ул безгә соңгы елларда Мәскәүдән кайтып укыта башлады. Тукай иҗаты белән махсус курслар үткәрде, совет иле халыклары әдәбияты дәресен укытты. Резеда Кадыйровна белән 1967 елдан бергә эшли башладык, хәзергәчә бергә булдык. Эшләвебез ярты гасырдан артыкка сузылды. 2011 елда уку йорты федерал статуска күчкәч, ул эштән китте. Резеда Кадыйровна катлаулы, каршылыклы, әмма намуслы, вөҗданлы тормыш юлы узды. Чын мәгънәсендә үзенә генә таянган, дөнья йөген үзе тарткан каһарман зат иде. Бу һич тә купшы сүзләр түгел.

Ул – зур галимә иде. Мин моны авыз тутырып әйтә алам. Бар шундый галимнәр, фактларны туплый белә, теоретик яктан гомумиләштерүләр ясый алмый. Ә аңарда теория көчле булды. Әдәбиятыбызны үз кысаларында гына түгел, халыкара бәйләнешләрдә өйрәнде. Мин төрки республикаларга еш йөрим, анда зур галимнәр аны белә, гел сораша иде. Резеда Ганиева Исхакыйны кайтаруга, гавамга җиткерүгә зур өлеш кертте. Программнар, махсус курслар оештырды. Без аны бәяләп тә бетермәдек. Аның хезмәте тиешле бәясен алмады. Зур шәхес, зур галимә арабыздан китеп барды.

Резедә Ганиева эшләгән Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин аның эшен булдыра алганча дәвам итәрбез дип сөйләде:

Ким Миңнуллин
Ким Миңнуллин

— Дөнья борчулы, аңлашылып бетмәгән агымда бара. Шуның өстенә зур югалтулар килеп кушыла. Резедә Ганиева татарны төрки дөньяда таныткан олы бер буын галимнәрнең үзенчәлекле бер вәкиле. Ул үзенчә яшәде, үзенчә фикер йөртте, дөньяга карашы, кешеләр белән аралашуы, фәнгә мөнәсәбәте, шәкертләр белән эшләве дә үзенчә иде. Дөнья агышы , студентлар үзгәрде, фәнгә караш та элеккечә түгел инде хәзер. Резедә Ганиева исә үз принципларыннан тайпылмады, дөньяга яраклашмады. Аның фәнгә, кешеләргә мөнәсәбәте элеккечә калды. Мин бу йортка кырык еллап элек килеп кердем. Ул без шәкертләргә кулында булган бөтен чыганакларны кызганмыйча тапшырды. Хезмәтегез баесын дип тырыша иде. Шушының белән күңелләребезгә сеңеп калды. Институт коллективы, телчеләр Резедә Кадыйровнага рәхмәтле, без аның эшен алга таба да дәвам итәрбез.

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ мин аңа бурычлы диде:

Рәдиф Гаташ
Рәдиф Гаташ

— Ул гади түгел иде, ул туган телгә бирелгән кеше иде. Ул безгә шигъриятне дә яңача ачты. Мин шәхсән үзем аңа бик бурычлымын. Аның тәнкыйть сүзләренә таяндым. Ул минем иҗатыма тәэсир иткән кешеләрнең иң олысы.

Мәрхүмәнең ире, галим Зөфәр Рәмиев тормышлары турында сөйләп, хушлашу мәрасименә җыелган кешеләргә рәхмәтен әйтте:

Зөфәр Рәмиев
Зөфәр Рәмиев

— Бергә торуыбызга 52 ел булды. Гомер сизелмичә дә үтеп китте. Тормышта савыт-саба шалтырамый тормый, диләр. Мин әйтәсем килә, безнең аш бүлмәсендә бер генә савыт та идәнгә очмады. Ул мине хөрмәт итте. Беләсезме, мин хатынның йортына кергән кешеләр рәтеннән. Аның туганнары да, минем туганнар да бер-беребез белән аңлашып яшәдек. Әнигә хөрмәте зур булды. Без ике бала үстердек, бер балабыз үзебездән алда фани дөньядан китте. Бар шатлыгым, таянычым Булат төнлә Төркиядән кайтып җитте. Сезнең бөтенегезнең йөзе таныш, шушы авыр заманда килеп хөрмәтегезне күрсәткән өчен бик зур рәхмәт. Нишлисең, бу дөньядан китәр вакытлар да җитә. Мин дә вакыты җиткәч китәчәкмен. Билгеле, бу минутта бик авыр миңа. Резедә, тыныч йокла, очрашу, насыйп итсә, безнең әле булачак.

Өлкән кешеләр мәрасимнән соң, исән килеш күрешергә язсын дип таралышты.

Резедә Ганиева Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылыннан. Хушлашуга якташлары да җыелган иде. Журналист Илдар Кыямов бу нәселнең кияве.

Галимә Самосырово бистәсендәге мөселман зиратына җирләнде.

Резедә (Кадыйр кызы) Ганиева 1932 елның 13 ноябрендә Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында туа. Әдәбиятчы, филология фәннәре докторы (1992), профессор (1993), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1994). 1958 елда Казан университетын тәмамлый, 1963 елдан шушы уку йортында укыта башлый. Татар әдәбияты тарихы һәм теориясе буенча хезмәтләр яза, Г.Тукай, Г.Исхакый, Н. Думави иҗатларын өйрәнә. Резедә Ганиева күп кенә фәнни хезмәтләр, монографияләр авторы. Моннан тыш ул уку-укыту программалары, энциклопедияләр төзү белән шөгыльләнгән​.

фикерләр (9)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG