Accessibility links

Радий Хәбиров блогер Гүзәл Шәрәфетдинованы карантин тәртибен бозган өчен җавапка тартырга кушты


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Уфада яшәүче блогер Гүзәл Шәрәфетдинованы Тайландтан кайткач ике атна өйдә бикләнеп утырмаган өчен җавапка тартырга мөмкиннәр.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәтнең атналык утырышында республикада коронавирустан саклану чаралары үтәлешен барлады. "Башинформ" язуынча, Уфада яшәүче блогер Гүзәл Шәрәфетдинованың чит илдән кайткач өйдә бикләнеп утыру таләбен үтәмәве очрагын шәрехләп, Хәбиров аны "кичекмәстән җавапка тартырга" чакырды.

"Чит илдә булган һәркем карантинда утырырга тиеш. Явызларча һәм тупас рәвештә бөтен халык алдында кагыйдәләрне үтәмәячәге турында белдергәннәрне мөмкин булганча кисәтергә кирәк. Андыйлар баребер тиешле тәртипне үтәячәк", дип белдерде Хәбиров.

Гүзәл Шәрәфетдинова Тайландта ял итеп кайтканнан соң ике атна өйдән чыкмыйча утырасы урында авылга әнисе янына кайтып киткән. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә язып чыккан. Блогерның 240 мең язылучысы бар. Интернет кулланучылардан гамьсезлектә гаепләп хатлар килә башлагач, ул "ни теләсәм шуны эшлим, үземне гаепле дип санамыйм" дип җавап биргән, башкаларны куркаклыкта гаепләгән.

Әлегә Башкортстанда коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән булса да, чит илдән кайтучылар ике атна өйдән чыкмый утырырга тиеш. Әгәр аларның коронавирус таратуы ачыкланса, 80 мең сум штрафтан алып бер ел төрмәгә кадәр җәза яный. Әгәр карантин тәртибен бозган кешедән чир йоктырып берәр кеше үлсә, биш елга кадәр төрмә яный.

23 марттан Башкортстанда бөтен бассейннар һәм кинотеатрлар ябыла. Киңкүләм чараларда 50 кешедән дә артык катнашучы рөхсәт ителми. Моннан тыш, Хәбиров республикада коронавирус булуда шикләнелгән кешеләр өчен тагын ике хастаханә булдырырга кушты, алар Татарстан һәм Чиләбе өлкәсе белән чикләрдә ачылачак, барлыгы республикада өч обсерватор булачак.

Башкортстан җитәкчесе коронавирус сәбәпле республика бюжеты үзгәртеләчәген дә әйтте. "Күп кенә социаль объектлар төзелеше туктаячак, акча икътисадка ярдәм итүгә юнәлтеләчәк" диде Хәбиров.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG