Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү биржасында евро – 87, доллар 81 сумга җитте 


Рубль доллар һәм еврога карата очсызлануын дәвам итә. Лондон биржасында нефть бәяләре иртән 7-8 процентка төшкән.

23 март иртәнге якта евро бәясе 87 сумга, доллар 81 сумга җитте. Мәскәү биржасы индексы дүрт процентка төште.

ICE Лондон биржасында нефть бәяләре дә 7-8 процентка арзанайды, Казан вакыты белән көндезге 12 сәгатьтә Brent маркалы нефтьнең бер мичкәсе 25,37 доллар иде.

Рубльнең тотрыксызлыгын киметү өчен чаралар кысаларында Русия Үзәк банкы 20 мартта 13,7 миллиард сумлык валюта сатты. Үзәк банк 10 марттан бирле валюта сату ярдәме белән рубльнең ишелүенә юл куймаска тырыша.

Коронавирус сәбәпле дөньяда нефть куллану кимегәннән соң ОПЕК оешмалары Русия белән нефть чыгаруны кыскарту хакында килешә алмады. Русиянең нефть табуны киметүдән баш тартуына җавап итеп Согуд Гарәбстаны кара алтынны мөмкин кадәр күп итеп чыгарырга карар бирде. Нәтиҗәдә Brent маркалы нефть бәясе 2003 елдан соң беренче тапкыр мичкәсе 27 доллардан да арзанайды.

Нефть бәяләре төшү рубльнең дә ишелүенә китерде. 19 мартта доллар 2016 елдан бирле беренче тапкыр 81 сумга менде, Евро 89,6 сумга җитте.

XS
SM
MD
LG