Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канада һәм Австралия 2020 елгы Олимпия уеннарында катнашудан баш тартты


Коронавирус куркынычы сәбәпле Канада һәм Австралия быел Токиода узасы Олимпия уеннарында катнашмаячакларын белдерде.

Канаданың Олимпиада һәм паралимпиада комитетлары 2020 елда Токиода узарга тиешле уеннарга спорчыларын җибәрмәячәкләрен хәбәр итте.

Шундый ук белдерүне Австралиянең Олимпиада комитеты да таратты.

Бу илләр коронавирус таралу сәбәпле шундый карарга килгән. Ике ил дә Халыкара олимпиада комитетын ярышларны киләсе елга күчерергә чакыра.

22 мартта Халыкара олимпиада комитеты җитәкчесе Томас Бах быелгы уеннарны күчерү ихтималы турында хат юллады. Хатта әйтелгәнчә, Олимпаданы күчерү турында карар киләсе дүрт атна эчендә кабул ителергә мөмкин. Медиа язганча, ярышларны берничә айга, яки бер, ике елга кичектерү мөмкинлекләре карала.

Япония башкаласында 2020 елгы Олимпия уеннары 24 июльдән 9 августка кадәр узарга тиеш иде.

XS
SM
MD
LG