Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары икътисад мәктәбе "либералларны юк итүгә" өндәгән профессорны хөкем итеп чыкты


Олег Матвейчев посты
Олег Матвейчев посты

Олег Матвейчевның социаль челтәрдә чыккан “37нче ел кирәк” дип аталган язмасы җәмәгатьчелекнең ачуын кузгатты.

Югары икътисад мәктәбе (ВШЭ) җитәкчелеге профессор Олег Матвейчевның 1937нче ел репрессияләрен кертергә өндәүләрен хөкем итеп чыкты. Матвейчевның белдерүләрен тикшерү өчен университет этика буенча комиссия утырышына мөрәҗәгать итәчәк диелә уку йортының сайтында чыккан хәбәрдә.

22 мартта Матвейчев үзенең Фейсбуктагы битендә “либерал хатын-кызларны хирургия юлы белән юк итәргә” чакырган язма урнаштырды.

“Алар мәгълүмати сугышта бишенче колонна буларак кына куркыныч тудырмый. Алар безне турыдан-туры үтерәләр. Шуңа күрә алар хирургия юлы белән юк ителергә тиеш. Атып үтерүләрсез. Демография торышы ул түгел”, дип язган Матвейчев.

Язма авторы фикеренчә, сәясәтче Алексей Навальныйга һәм оппозиция пабликларына язылган “кәбәхәтләрне” “уран рудникларына, Төньяк диңгез юлы портларын төзергә” җибәрергә кирәк.

Университет профессорның “ярамаслык, кабул итәргә мөмкин булмаган” сүзләр әйтүен искәртә. “Бу ВШЭ хезмәткәрләре өчен эчке тәртип кагыйдәләрен бозу булып тора, бу сүзләргә нәфрәт һәм дошманлык салынган” диелә уку йорты белдерүендә.

23 мартта Олег Матвейчев Facebook-ның ул язманы алып ташлавын хәбәр иткән, һәм үзенең язмасын “тролль-пост" дип атаган.

XS
SM
MD
LG