Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Өйдә утыр": татар-башкорт өчпочмак, бәлеш пешерә


Архив фотосы
Архив фотосы

Коронавирус сәбәпле өйдә утыручылар вакытны ничек уздырырга дип баш вата. Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, татар-башкортлар пешерү белән мавыгып киткән.

Америкада яшәүче ике бала анасы Лилия Сираҗиева карантинда өйдә утырырга чакырып бәлеш пешергән.

Америкадан Зөһрә Сөләйман карантинда пешергән ризыкларны төрле социаль челтәрләрдә күреп була.

Шулай ук Америкада яшәүче Айгөл Гыймранова-Лион балалары белән пилмән ясый, токмач кисә.

"Карантинны файдалы уздырабыз. Көн буе әзерлибез һәм ашыйбыз. Карантин азагына шактый симерербез кебек сизәм. Мәктәп 17 апрельгә кадәр ябык. Әлегә" дип яза ул.

Төркиядән Эльмира Исрафилова-Тәйран Айгөл постына җавап итеп шуны язган:

Төркиядән икенче милләттәшебез Sarman Gülü гөбәдия, өчпочмак пешергән.

Соңрак ул кабак бәлеше пешергән.

Австралиядән Финзия Газиз өйдә утырырга чакырып торт пешергән.

Казаннан журналист, ике бала анасы Cөмбел Гаффарова ялларны төрле төсләргә буярга тырышуларын әйтә.

Чехиядә яшәүче Lily TATAR балалары әниләре китергәнне көтеп ятмый, үзләре тырыша.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG