Accessibility links

Кайнар хәбәр

Токиодагы җәйге Олимпия уеннары 2021 елга күчерелә


Япония премьер-министры Синдзо Абэ
Япония премьер-министры Синдзо Абэ

Токиода узарга тиешле Җәйге олимпиада 2021 елга күчерелә. Моның хакта Япония премьер-министры Синдзо Абэ хәбәр итте.

Япония премьер-министры әлеге тәкъдим белән Халыкара олимпия комитеты башлыгы Томас Бахка мөрәҗәгать иткән, Бах аны хуплаган. Әлеге карар шулай ук Паралимпия уеннарына да кагыла. Чаралар 2021 елның җәеннән дә соң калмыйча узачак, дип көтелә.

"Халыкара олимпия комитеты һәм Япония премьер-министры Токиодагы Олимпия уеннары бу тыныч булмаган вакытта бар дөнья өчен өмет маягы була алуы белән килешәләр. Шуңа күрә олимпия уты Япониядә калачак, ә киләчәк уеннар "Токио 2020" исемен саклаячак дип килешенде", диелә рәсми белдерүдә.

Уеннарны кичектерү карары спортчылар, чараның барлык катнашучылары һәм халыкара җәмгыятьнең сәламәтлеген тәэмин итү максатыннан кабул ителгән диелә.

  • Токио Олимпия уеннары 24 июльдән 9 августка кадәр узарга тиеш булган.
  • Элегрәк берничә ил Халыкара олимпия комитетына җәйге олимпиаданы коронавирус пандемиясе аркасында кичектерергә тәкъдим иткән. Төрле илләрнең олимпия комитеты Халыкара олимпия комитетына мөрәҗәгать итеп, уеннарны кичектерергә сораган иде. Канада һәм Австралия чарага үз спортчыларын җибәрмәячәк, дип белдергән иде.
  • Дөнья буйлап коронавирус 372,5 мең кешедә табылган, 16,3 мең кеше үлгән. Япониядә коронавирусны 1140 кеше йоктырган, 42 кеше үлгән.

Азатлык вируска бәйле барлык соңгы хәбәрләрне җанлы блогта җыеп бара.

XS
SM
MD
LG