Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирустан өлкәннәрне саклау: районнарда волонтерлар оеша


Өлкән кешегә азык-төлек алык килгән волонтер
Өлкән кешегә азык-төлек алык килгән волонтер

Коронавирусның аеруча өлкәннәргә йогуын истә тотып Татарстанның кайбер районнарында олыларга өйдән чыгып йөрмәскә киңәш ителгән. Кирәк әйберләрне аларга волонтерлар китереп бирә. Ярдәм сорап шалтырату өчен "кайнар элемтә" булдырылган.

Татарстанның Актаныш районында олы яшьтәге кешеләрне коронавирус йоктырудан саклау максатында 65 яшьтән өлкәнрәкләргә өйдән чыгып йөрмәскә киңәш ителгән. Районның социаль яклау бүлеге каршында эшләүче "Игелек үзәге" оешмасы җитәкчесе Дания Касыймова Азатлыкка әйтүенчә, алар бу атнада "кайнар элемтә" булдырган. Өлкән яшьтәгеләр шунда шалтыратып кирәк әйберләр, дарулар китертә ала. Элемтә өчен номер район хакимияте бинасында да оештырылган.

Дания Касыймова
Дания Касыймова

"Безнең волонтерлар төркеме оешты. Ул социаль хезмәткәрләрдән тора. Ветераннар шурасы, инвалидлар оешмасы белән дә бергәләп эшлибез. Без ялгыз өлкәннәргә тауарлар һәм дару китерү белән булышабыз. Әлегә шалтыратучылар юк. Азык-төлек кем акчасына алына дип кенә кызыксыналар.

Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәкләргә кеше күп булган урыннарга чыгып йөрмәү өчен аңлату эшләре алып барабыз. Моны социаль хезмәткәрләр аша башкарабыз.

Социаль хезмәткәрләр төркеме 69 кешедән тора. Алар волонтер дип атала. Битлек киеп йөриләр, кеше янына кергәндә антисептиклар сиптереп керәләр. Авылларда да эшлиләр", диде Дания ханым.

Коронавирус ничек тарала һәм аннан ничек сакланырга
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:46 0:00

Коронавирус йоктырмас өчен бер-береңнән бер-ике метр читтә тору мөһимлеге әйтелсә дә, әлегә волонтерлар моны исәптә тотмый булып чыкты.

"Акчаны кулдан-кулга бирәләр инде. Әлбәттә волонтерлар өйгә кереп йөрми. Алар якынрак кибеттән бер атналык продукция алып китерергә тиеш булалар. Авылларда да барысы да җайланган", диде Касыймова.

Ул үзе карантинда утыру мөһимлеген аңласа да, халык арасында коронавируска ышанучылар да, ышанмаучылар да булуын әйтә.

"Курку юк. Халык тәкъдим иткәнне үти инде ул. Карантинда утыру кирәк дип уйлыйм", диде Дания ханым.

Арча башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр урынбасары Рамиль Мөхетдинов Азатлыкка әйтүенчә, алар да ике кайнар элемтә булдырган. Берсе – социаль яклау бүлегенеке, икенчесе – район башкарма комитетыныкы.

Рамил Мөхетдинов
Рамил Мөхетдинов

"Ялгыз яшәүчеләрне социаль бүлек хезмәткәрләре белә, бөтен мәгълүмат аларда бар. Коммуналь түләүләрне түләргә ярдәм итү, кибеттән кирәк әйберне алып кайтып бирү, даруханәдән дару алып кайтып бирүне эшлибез. Волонтерлар шул ук мәдәният хезмәткәрләре һәм укытучылар инде. Без мәктәп балаларын чыгарып җибәрә алмыйбыз андый эшкә.

Авылларда бюджетта эшләүчеләр бик актив, алар барлык кешеләрне белеп тора. Күрше тирәдә караучылар бар.

Аралашканда бер-береңнән ераграк тору тәртибен саклау юк, без әле андый куркыныч хәлдә түгел. Халыкка даими кул юарга кирәклекне өйрәтү дәрәҗәсендә генә", диде ул.

Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр урынбасары Айгөл Әхмәтшина әйтүенчә, районда коронавируска каршы көрәш штабы булдырылган.

Айгөл Әхмәтшина
Айгөл Әхмәтшина

"Татарстанның хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан 60 яшьтән өлкәнрәкләрне диспансеризациягә алып килүне чикләү карары килде. Иммунитетлары нык булмау сәбәпле, бу эшне кичектердек. Кеше күп йөри торган урыннарга өлкәннәр йөрмәсен, чир йоктырмасын дидек.

Өлкәннәргә, өлкән яшьтәге ялгызларга ярдәм итү өчен эшче төркем төзелде. Әлеге төркем карары нигезендә волонтерлар исемлеге булдырылды. Алар безнең "кайнар линия"гә килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр белән адреслы ярдәм күрсәтә, азык-төлек, дарулар алып кайтып бирәләр, коммуналь хезмәтләр өчен түлиләр. Хуҗалык эшләрендә ярдәм күрсәтәләр.

Бүгенге көндә бер меңнән артык өлкән яшьтәге ялгыз яшәүчеләр бар. Аның яртысы шәһәр җирлегендә, яртысы авылда яши.

Оешмаларда төшкә кадәр ике тапкыр, төштән соң ике тапкыр дезинфекцияләү чаралары күрелә. Тукталышларда табибларның киңәшләре эленеп тора, ничек саклану, кулны дөрес юу турында социаль роликлар күрсәтелә", диде ул.

Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр урынбасары Ленар Әһлиуллин шулай ук диспансеризацияне туктатуларын әйтте.

Ленар Әһлиуллин
Ленар Әһлиуллин

"Кешеләрне авыллардан диспансеризациягә махсус машиналарда алып килә идек. Бу "Демография" дәүләт проекты кысаларында оештырыла иде. Хәзер волонтерлар эшен оештырабыз. Бүген менә авылларда волонтерларны оештыру эшен алып барабыз.

Бездә волонтерлар 18 яшьне узган яшьләр. Алар өлкәннәргә азык-төлек, дарулар алып кайтуда ярдәм итәчәк. "Кайнар элемтә" булдырылды. Аннан килгән бөтен мөрәҗәгатьләр волонтерларга йөкләнәчәк. Базарлы Матакта бу эшкә көллият студентларын җәлеп иттек.

Райондагы олылар исемлеге билгеләнде, балалары белән яшәүче өлкәннәрне төшереп калдырык. 70 яшьтән узган ялгыз өлкәннәрне генә алдык. Әлеге ялгыз картларга социаль саклау хезмәткәрләре беркетелгән. Алар бит аралашуга мохтаҗ. Хезмәткәрләр яннарына барып йөри. Кан басымын үлчиләр, даруларны алып кайталар.

Барлык азык-төлек, дарулар өлкәннәр акчасына алына. Бу мөһим һәм моны бутамасыннар иде", диде Әһлиуллин. Ул шулай ук акчаның кулдан-кулга йөрүен әйтте. "Ара саклау турында әле уйлап бетерәсе бар", диде ул.

Кулны ничек дөрес итеп юарга
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:26 0:00

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG