Анда карантин тәртибен бозучыларга 500 мең сумнан алып 1 млн сумга кадәр штраф җәзасы, яки өч елга кадәр ниндидер вазифа биләүне, ниндидер эшчәнлек алып баруны тыю, яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү карала.
Санитар-эпидимиологик кагыйдәләрне бозу кемнең дә булса үлеменә китерсә, яки махсус күпләгән кешегә чир йоктыру куркынычы тудырылса, 1 млн сумнан 2 млн сумга кадәр штраф, яки биш елга кадәр үз һөнәреннән читләштерү яки биш елга кадәр иректән мәхрүм итү турында язылган.
Саксызлык ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китерсә иректән мәхрүм итү җиде елга кадәр булырга мөмкин. Махсус чир йоктыру нәтиҗәсендә кеше гомере өзелсә, андый гамәлләр террорчылык, хулиганлык яки диверсия буларак карала ала.
Канун өлгесен дума башлыгы Вячеслав Володин һәм думаның Дәүләт корылышы һәм канунчылык комитеты башлыгы Павел Крашенинников әзерләгән.
- Русиядә узган бер тәүлек эчендә, рәсми саннарга караганда, тагын 163 яңа коронавирус очрагы теркәлгән. Шуларның 120се — Мәскәүдә. Калган 49ы — төбәкләрдә, шуларның берсе — Башкортстанда. Бүгенге көнгә илдә рәсми рәвештә коронавирус белән теркәлгәннәр саны 658гә җитте, шуларның 29ы дәваланып хастаханәләрдән чыгарылган диелә.
Азатлык коронавируска бәйле барлык соңгы хәбәрләрне җанлы блогка теркәп бара.