Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы тәүлектә Татарстанда - өч, Русиядә 182 кешедә коронавирус ачыкланган


Русиянең 18 төбәгендә 182 яңа очрак теркәлгән. Шуларның өчесе Татарстанда.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның яңа өч очрагы теркәлгән. Бу хакта Русиядә коронавируска каршы тору оператив штабында хәбәр ителде.

Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова "БИЗНЕС Online"га белдерүенчә, авыручылар Швейцария, Франция һәм Испаниядән кайткан. Аларның икесе Казанда республика инфекция хастаханәсендә, берсе Чаллы хастаханәсендә ята.

"Барысының да хәлләре канәгатьләнерлек дип әйтергә була. Температуралары югары түгел, башка симтомнар да юк. Алар белән элемтәгә керүчеләр күзәтелеп тора", дигән Галимова.

Русиянең 18 төбәгендә 182 яңа очрак теркәлгән. Бурятиядә беренче кеше ачыкланган. Ике кеше үлгән. Соңгы тәүлектә 9 кешенең савыгуы турында хәбәр ителә.

Диагнозлары расланган кешеләр соңгы ике атнада чит илләрдә булган. Авыручылар йогышлы авырулар хастаханәләрендә ята диелә. Хәзер алар белән элемтәдә булган кешеләрне тикшерәләр.

26 март иртәсенә Русиянең 56 төбәгендә коронавирус йоктыруның барлыгы 840 очрагы теркәлгән. Татарстанда вирус ачыкланган 10 кеше бар.

XS
SM
MD
LG