Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия фәннәр академиясе чүп яндыру корылмаларының экологиягә куркыныч тудыруын таныды


Баш прокуратура соравы нигезендә галимнәр Мәскәү өлкәсе һәм Татарстанда чүп яндыру корылмаларының экология таләпләренә туры килүен бәяләгән.

Русия баш прокуратурасы Мәскәү һәм Казан янында чүп яндыру корылмаларына каршы протестлардан соң бу корылмаларның экология таләпләренә туры килү-килмәвенә бәя бирүне сорап, Русия фәннәр академиясенә мөрәҗәгать иткән. Галимнәр проектларның әйләнә-тирәгә куркыныч тудыруын танып, тискәре бәяләмә биргән. Документка Русия фәннәр академиясе фәнни шурасының 66 әгъзасы арасыннан 46 сы кул куйган дип хәбәр итә Коммерсантъ.

Галимнәр фикеренчә, бу заводларда каты көнкүреш калдыклары төрләргә аермыйча яндырылган очракта, һавага зарарлы газ һәм диоксиннар бүленеп чыгачак. Моннан тыш, янган чүпнең көлен юк итү, төтенне чистарту системын тәүлек дәвамында контрольдә тоту һәм вакытында төзекләндереп тору таләп ителә диелә документта. Галимнәр мондый чистарту корылмалары “безнең ил шартларында кулланылырлык түгел” дип саный.

Русиядә төзергә ниятләнгән чүп яндыру корылмаларында Hitachi Zosen Inova япон ширкәте технологияләре кулланылачак. Галимнәр бу технологияләр искергән дип белдерә.

2022 елга кадәр Мәскәү янында дүрт, Казан янында бер чүп яндыру корылмасы төзелергә тиеш. Бу проектлар “Ростех”ның иярчен ширкәте – “РТ-Инвест” тарафыннан тормышка ашырыла. Татарстанда берничә ел дәвамында Осиновода чүп яндыру корылмасына каршы протестлар бара.

XS
SM
MD
LG