Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Роберт Миңнуллин — аналарны күтәргән шагыйрь ул"


Роберт Миңнуллин (1948-2020)
Роберт Миңнуллин (1948-2020)

Җомгага каршы төндә күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллинның гомере өзелде. Ул соңгы вакытта авырган, операция дә кичергән. Аның белән хушлашу 28 март Камал театры каршындагы мәйданда булачак.

27 мартка каршы төндә Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин 71 яшендә вафат булды. Роберт Миңнуллин шимбә көнне Казанның Тынычлык бистәсе зиратында җирләнәчәк. Азатлык берничә кеше белән элемтәгә кереп, аның турында истәлекләр туплады. Туганнары, якыннары белән дә элемтәгә кереп карадык, әмма аларның күбесе күз яшьләре белән әлегә берни сөйли алмыйбыз дип гафу үтенде.

Шагыйрь Рәдиф Гаташ Роберт Миңнуллинны тирән уйлый белә торган, ике республиканы берләштерә торган асыл якташ дип искә алды. Алар соңгы тапкыр март башында очрашканнар.

Рәдиф Гаташ
Рәдиф Гаташ

— Дуслар идек, студент чагыннан бирле якын күрә идем. Матур итеп яшәдек. Башкортстаннан килгән бер ятим малай чын ил агасы, халыкның яраткан шагыйре булып үсте. Ул ике республиканың асыл баласы булды, икесе өчен дә кадерле шәхес иде. Наҗар Нәҗми, Илдар Юзиев, Шәүкәт Галиев, Әнгам Атнабаев, Мостай Кәрим кебек шәхесләр дә аны яратып үз иттеләр. Узган ел аның 70 еллык юбилее булды, ул фәнни конференция буларак оештырылды. Роберт ул вакытта да авырый иде. Әмма шуңа карамастан, ул Уфага Тукайга һәйкәл ачуга кайтты. Аны ачтыруда да Робертның өлеше зур булды. Башкортстан хөкүмәте өчен аның сүзе үтемле иде.

Чәчрәп чыкмый иде ул, сабыр һәм тирән фикерле кеше иде

Соңгы тапкыр Роберт белән Әмирхан Еники истәлегенә такта куйганда күрештек. Ябыккан иде. Әмма ул да чире турында сөйләргә теләмәде, мин дә сорамадым, төпченмәдем. Ул бит авылында музеен оештырырга хыялланды. Очрашыйк, мин сиңа китапларымны бирермен дип сүз куештык, чөнки "Сайланма әсәрләремә" аның әнисе турында мәкаләләр кергән иде. Музейга кирәк булачак дип без Казандагы Лев Толстой һәйкәле янында очраштык. Март башы иде ул. Фотосурәткә төштек, ул аны Instagram битенә дә куйды. Әмма ул вакытта бик тиз китәр, аны югалтырбыз дип уема да кермәде.

Чәчрәп чыкмый иде ул, сабыр һәм тирән фикерле кеше иде. Кешеләр аны нык яратты, ниндидер сөйкемле сөяге бар иде аның. Кызганыч аны югалту. Аның үлеме дә әллә нинди шомлы вакытка туры килде.

Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева мәрхүмне аналарны данлаган шагыйрь дип искә алды.

Зөһрә Сәхәбиева
Зөһрә Сәхәбиева

— Роберт Миңнуллинның Сара Садыйкова көенә "Әнкәй" дигән җырын халык күтәреп алса да, радиога тиз генә язылмады. Аны башкарып карадылар, тик нишләптер "худсовет" үткәрергә ашыкмады. Җырчылар да репертуарына алды "Әнкәй"не, мин дә җырлап йөрим. Бераз вакыт узгач, радионың бүлек җитәкчесе Рим Кәримовка, башкарып карыйм әле, халык бик ярата бит, дип мөрәҗәгать иттем. Бу җыр шулай итеп фондка кереп калды. Халәтемә туры килгәнгәме, бик ихлас килеп чыкты ул. Марс Кәшиповның аранжировкасы да тәэсирле булды.

Роберт Миңнуллин — аналарны күтәргән шагыйрь ул

Әлеге җырны сорап радиога хатлар да күп килгән, Роберт Миңнуллин да тагын да танылу алды. Соңрак, Зөһрә, рәхмәт, син мине таныттың, дигәне булды. Бу җыр исә минем гомер буе җырлаган, яраткан җырларымның берсе булып калды. Роберт Миңнуллин аналарны күтәргән шагыйрь ул. Мин аның әнкәйләр турындагы башка җырларын да яратып башкарам. "Синең бишек җырларың", "Әнкәйнең ак чәчләре" дигән җырларны халык елап тыңлый иде. Рухы шат булсын берүк.

Камал театры артисты, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Рамил Төхвәтуллин Роберт Миңнулинның китеп баруы татар милләте өчен зур югалту, моны авыр кичерәм дип сөйләде Азатлыкка.

Рамил Төхвәтуллин
Рамил Төхвәтуллин

— Әле генә мәчеттән чыгып киләм, Роберт абый күз алдында. Догаларыбыз барып ирешсен. Яхшы кеше иде ул, без бер-беребезне якын күреп яшәдек. Өстәвенә мин Татарстанның Министрлар кабинетында аның энесе Ким әфәнде белән дә терсәккә-терсәк куеп эшләдек. Шалтыратыштык, кайгыларны уртаклашып сөйләштек. Хәбәрне ишетү белән йөрәк сыкрап куйды. Авыр хәбәр иде бу минем өчен. Югалтулар төрле була ул. Көтелгән кебек бер яктан, әмма үкенечле, Роберт абыйның китүе милләт өчен зур югалту. Роберт абыйга мөкиббән идем. Сабырлыгы, итәгатьлелеге, укымышлы булуына сокландым һәрвакыт. Беркемгә дә начарлыгы тимәде. Шагыйрь буларак аның дәрәҗәсе зур, ул чын халык шагыйре иде. Татар талантларга бай, әмма аерым кадерле кешеләр бар. Алар милләтнең тарихында эз калдырган, аңа тәэсир иткән кешеләр. Роберт абый шундый иде. Изге кеше дип әйтергә ярамый, әмма ул шуңа якын иде. Олы җанлы кеше арабыздан китеп барды. Урыны җәннәттә булсын!

Шагыйрә Нәҗибә Сафина Роберт Миңнуллин балалар өчен иҗат итеп берничә буынны татар булып үстерде дип әйтте.

Нәҗибә Сафина
Нәҗибә Сафина

— Беребез дә кимчелекләрдән азат түгел, әмма Роберт Миңнуллин балалар өчен язып, киләчәк өчен эшләде. Киләчәк өчен эшләгән шагыйрь — киләчәктә дә яшәүче шагыйрь. Соңгы вакытта бәлки артыграк та тырышкандыр әле. Чөнки халыкка чыгарга тырышып, бөтен Башкортстанны гизде, үз сүзен җиткерергә тырышты.

Роберт Миңнуллин балалар өчен язып, киләчәк өчен эшләде

Без рәсми Башкортстан территориясеннән Казанга китүче кешеләр икеләтә хөкүмәт басымы астында. Ә Башкортстанның татар районнарының рәсми хакимияте бишләтә басым астында. Әле генә Башкортстаннан кайттым, шунда миңа бер түрә, "әлегә кадәр Башкортстаннан башка яшәгәнсез бит, моннан соң да яшәгез инде. Без сезне монда кертсәк, аудитория бирсәк, үзебезне чыгарып ташлаячаклар" диде.

Роберт та бу сүзләрне ишеткән килеш, берүзе, иҗат кичәм, юбилей дигән булып, ике ел буе мәктәпләрдә, мәдәният йортларында очрашулар ясап йөрде. Киткәнче сүземне әйтеп китим дип тырышкан булган икән. Әлбәттә, киләчәккә калырга лаеклы кеше. Әйтәм бит, беребез дә фәрештә түгел, депутат буларак аннан күбрәкне өмет иткән идем. Тик татар депутатларының берсенең дә әлегә халыкка якынайганы булмады.

Роберт Миңнуллин (1948-2020)

Роберт Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Казан дәүләт университетында укыган. Озак еллар "Яшь ленинчы" ("Сабантуй") газетының баш мөхәррире булды. 1995-2014 еллларда — Татарстан Дәүләт шурасы депутаты иде.

Роберт Миңнуллин балалар шагыйре, лирик шагыйрь буларак танылды. Ул шулай ук бик күп популяр җырлар авторы да. Моннан тыш, матбугатта аның публицистик материаллары дөнья күреп торды.

Дәүләт эшеннән киткәннән соң ул социаль челтәрләрдә актив булды, Татарстанда, илдә, дөньяда барган вакыйгалар турында шигырьләр язды.

2020 елның 27 мартында вафат булды.

XS
SM
MD
LG