Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ рәисенә митинг уздыру кагыйдәләрен бозган өчен 10 мең сум штраф салынды


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

26 мартта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ТИҮ рәисенә карата хөкем карары чыгарды. Мәхкәмә скайп аша барды.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев урам чаралары уздыру кагыйдәләрен бозу турында маддә нигезендә штрафка хөкем ителде. Зәкиевны 2019 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясенең 27 еллыгына багышланган митингны уздырганда кагыйдәлр бозуда гаепле дип таптылар.

Административ канун бозу турында беркетмәдә әйтелгәнчә, чарада сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу, Русия хакимиятен тәнкыйтьләү булган, шулай ук мөселманнарны сәяси эзәрлекләүләр турында чыгышлар ясалган. Болар барысы да митинг темасына туры килми. Митингта катнашучылар тарафыннан татар теле өчен көрәшүләрен таләп итеп Татарстан дәүләт шурасы депутатларына “ультиматум” җибәрү, Татарстанның дәүләтчелеген яклау эшенә танышларны, дусларны җәлеп итү кирәклеге дә әйтелгән.

“Зәкиев митинг тәмамлангач Ф. атлы ханымның “Русиядә яшәүче халыкларның хокуклары кысылу турында шигырь укуына юл куйды” диелгән документта.

Татарстанда коронавирус сәбәпле мәхкәмәләр карантинга ябылган булганга, утырыш бинада узмады. ТИҮ рәисе һәм аның адвокаты полиция бүлегендә утырган килеш, хөкемдар белән скайп аша элемтәгә кереп, мәхкәмә барышында катнашты. Утырыш кичкә кадәр барды. Хөкемдар Фәрит Зәкиевны гаепле дип табып, 10 мең сум күләмендә штраф җәзасы турында карар чыгарды.

ТИҮ рәисен шушы ук митинг өчен гыйнварда полициягә чакырганнар иде. Ул анда барудан баш тартты.

2019 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясенә багышланган урам чарасында 70 кә якын кеше катнашты.

Чарада “Татар теле өчен көрәш — татар дәүләтчелеге өчен көрәш”, “1990 елгы декларация нигезендә кабул ителгән 1992 елгы Конституцияне кире кайтарырга!”, “Татарстанда барлык түрәләр, дәүләт оешмалары хезмәткәрләре татар телен белергә тиеш. Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсенең үтәлешен таләп итәбез”, дигән шигарьләр күтәрелде.

13 мартта Татарстан Югары мәхкәмәсе ТИҮнең митинглар уздыру өчен урыннарны килештермәвенә каршы Казан хакимиятенә карата биргән шикаятен канәгатьләндергән иде.

XS
SM
MD
LG