Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда һәм Акъярда коронавирус йоктыручы тагын 12 кеше ачыкланды


27 мартта Кырымда тагын җиде кешенең коронавирус йоктыру теркәлде. Табиблар күзәтүендә 2230 кеше тора. Акъярдә беренче биш кешенең вирус йоктыруы ачыкланды.

Җомгага Кырымда коронавирус йоктырган тагын җиде кеше, ә Акъярда беренче биш кеше теркәлгән. Кырымга коронавирусны читтән килүчеләр китерде дип хәбәр итте Роспотребнадзорның Кырым бүлеге җиткчесе Наталья Пеньковская.

Коронавирус сәбәпле җәмать транспортында ташламалы йөрүләр туктатыла. Кафе-рестораннар, азык-төлек кибетләреннән тыш барлык кибетләр ябыла.

Үсмерләр, пенсионерларга карата кырыс чаралар кертелә. Супермаркетларда ялгыз йорүче үсмерләрне полиция тикшерәчәк, әти-әниләр балалары өчен административ җаваплылыкка тартылачаклар.

Җәмгать транспортын, такси йөртүчеләр битлек кияргә тиеш.

Шифахәнәләрнең эше чикләнә. Килүчеләрне коронавирус белән авырмаулары хакында беләшмәләр белән генә кабул итәчәкләр.

Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән килүчеләрне кайбер шифаханәләр вакытлыча кабул итми башлаган. Юлламалар өчен түләнгән акчалар башка вакытка күчерелә.

28 марттан 1 июньгә кадәр Кырым күнакхәнәләренә, пансионатларына, балалар өчен ял итү урыннарына кешеләр кабул итү туктатыла.

Шул ук вакытта дөнья коронавирус белән көрәшкәндә Кырымда хәрби очышлар туктамый

25 мартта Кара диңгездә Кырым ярыннан 50 километр ераклыкта Русия саклану министрлыгының СУ-27 очкычы радарлардан югала. Аны эзләргә Кара диңгез флотының көймәләре, боралаклар, пилотсыз очкычылар чыкты. Казага очраган очкычның очучысы бер тәүләктән соң табылып Акмәчет хастаханәсенә китерелә, анда ул вафат була.

25 мартта Кырымга ерак булмаган Краснодар өлкәсендә L-39 очкычы казага очрады. Штурвалда Краснодар очучылар училищесының 4 курс курсанты булган. Ул вафат. Казага техник сәбәпләр китергән диелде.

XS
SM
MD
LG