Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов коронавирус авыруы таралуны чикләү өчен татарстаннарны өйдә утырырга чакырды


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты карары үтәргә, аерым алганда коронавирус авыруы таралуын чикләү өчен өйдә утырырга чакырды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус сәбәпле татарстаннарны өйдә утырырга чакырды. Аның сүзләренчә, авыру контроль итә алмас дәрәҗәгә җитәргә мөмкин.

"Безгә үзебезне, якыннарыбызны сакларга кирәк. Шуңа өйдә гаиләгез белән булыгыз. Сакланганны Аллаһ саклый дип сөйли олы кешеләр. Бу вакытларны түзәргә кирәк була. Республика күләмендә бөтен кирәкле эшләр эшләнә, аның өчен борчылырга кирәкми", диде Миңнеханов.

28 марттан Татарстанда яңа чикләүләр кертелә. Аерым алганда, сәүдә үзәкләре, кафе-рестораннар, матурлык салоннары эшләмәячәк.

Русиядә тәүлек эчендә 228 вирус йоктыру очрагы теркәлгән. Гомум авыручылар саны 1264кә җиткән. Бүгенге көндә рәсмиләр Татарстанда 11 коронавирус йоктыру очрагы турында хәбәр итте.

Русия президенты Владимир Путин коронавирус авыруы таралуны чикләү өчен киләсе атнада Русиядә ял дип игълан итте.

XS
SM
MD
LG