Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстан полициясе халыкны кирәксезгә урамга чыкмаска чакырды


Гомум фото
Гомум фото

Элегрәк Уфада халыкны кирәксезгә урамга чыгудан тыелып торырга чакырып СМСлар таратылган иде.

Башкортстанның Уфа, Татарстанның Әлмәт, Алабуга һәм Чаллы шәһәрләрендә халыкны коронавирус таралу куркынычы турында кисәтүче машиналар йөрде.

Шәһәр урамнарында полиция коронавирус таралу турында кисәтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:37 0:00



Шәһәрләрдәге гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм полиция хезмәткәрләре тавыш көчәйткеч аша кешеләрне кирәксезгә өйләреннән чыкмаска чакырды.

"Игътибар! Коронавирус таралу куркынычы арта... Кирәксезгә урамга чыкмагыз. Өйдән чыкканда битлекләр һәм бияләйләр киегез. Һәрберебез, үзе дә белмичә, йогышлы чирне таратучы булырга мөмкин. Изоляция тәртибен мөмкин кадәр саклау гына иминлеккә гарантия бирә ала. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз” дип кисәттеләр Әлмәттә.

“Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, кирәксезгә өйләрегездән чыкмавыгызны үтенәбез. Җәмәгать урыннарына барудан тыелыгыз. Өйдә калу тәртибен саклагыз” диелде Уфада.

Казанда гадәттән тыш хәл туган очракта халыкны кисәтү системы эшен тикшерделәр. Көн дәвамында шәһәрдә сирена тавышлары ишетелде.

Шулай ук 5 апрельгә кадәр өйдә утырырга чакырып СМС хәбәрләр җибәрелде.

Башкортстанда да кирәксезгә өйдән чыгудан тыелып тору турында СМСлар таратылды.

XS
SM
MD
LG