Accessibility links

Левада: русияләрнең 62 проценты президент яшен чикләү яклы


Русия президенты Владимир Путинга 67 яшь
Русия президенты Владимир Путинга 67 яшь

Авыл җирендә федераль хакимият белән канәгатьсезлек дәрәҗәсе Мәскәү белән тигезләшкән.

Левада халык фикерен белешү үзәге уздырган сораштыру күрсәткәнчә, русияләрнең 35 проценты президент пенсия яшенә җиткәч эшеннән туктарга тиеш дип саный. 23 проценты президент “дәүләт хезмәтендәге башка кешеләр кебек үк, 70 яшьтән китәргә тиеш” дигән фикердә. Тагын дүрт проценты башка вариантларны сайлаган.

Респондентларның 31 проценты президент яшен чикләргә кирәкми дигән.
Сораштыруда катнашкан кешеләрнең 50 проценты хакимиятнең алышынып торуы яклы. 37 проценты тотрыклылык һәм хакимиятнең тар даирә сәясәтчеләр кулында туплануы кирәк дигән.

Левада үзәге мөдире Лев Гудков аңлатканча, бу нәтиҗәләр гамәлдәге хакимияткә карата начар мөнәсәбәтне һәм халыкта аның эшчәнлегеннән канәгатьсезлек хисе туплануын күрсәтә. “Әле узган елда гына 54 процент кеше Путинның 2024 елдан соң да ил белән җитәкчелек итүен тели иде” дип искәрткән Гудков. Бу юлы сораштыру русияләрнең Путин алга таба да президент булып калуын теләмәвен күрсәтте дигән эксперт.

Фикерләрнең социаль катламнарга нисбәттән бүленешенә килгәндә, авыл җирендә федераль хакимият белән канәгатьсезлек дәрәҗәсе Мәскәү белән тигезләшкән. Мәскәүдә бу күрсәткеч 65 процент булса, авыл җирендә 67 процентка җиткән.

Президент яшен чикләүне аеруча 18-24 яшьлекләр хуплый – 71 процент. Ә 55 яшьтән узганнар үзгәрешләр теләми.

Сораштыру Открытые медиа үтенече белән 19-25 март көннәрендә уздырылган, анда Русиянең 50 төбәгеннән 1624 кеше катнашкан.

XS
SM
MD
LG