Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда гаскәргә язгы чакырылыш кичектерелә


Коронавирус сәбәпле Башкортстанда хәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясе соңрак башланачак.

Башкортстанның хәрби комиссариаты карары белән республикада гаскәргә язгы чакырылыш вакыты күчерелде. Ул 13 апрельдә башланыр дип көтелә. Язгы чакырылыш 1 апрельдә башланырга тиеш иде.

Булачак солдатларны җыелу нокталарына 20 майдан җибәрә башлаячаклар. Табиб комиссиясе вакытлыча эшләми. Республика комиссариаты хәрби хезмәткә чакырылучыларны 13-17 апрель көннәрендә Уфадагы район комиссариатларына чакыра дип яза Башинформ.

29 мартта хокук яклаучылар Русиянең кайбер төбәкләрендә коронавирус сәбәпле гаскәргә язгы чакырылыш кичектерелгәнен хәбәр иткән иде. “Гражданин и Армия” ватандашлык инициативасы мөдире Сергей Кривенко МБХ медиага белдергәнчә, аеруча көньяк төбәкләр чакырылыш кампаниясен ике атнага соңрак башларга ниятли. Кривенко моны төбәкләрнең үзбелдеге белән кабул иткән карары түгелдер дип фаразлады һәм гаскәргә чакырылыш кичектерелүе хакында 30 мартта ил күләмендә игълан ителергә мөмкин диде.

Ләкин 30 мартта Русия президенты Владимир Путин 1 апрельдән гаскәргә алу фәрманын имзалады. Шулай итеп, коронавирус таралу куркынычы булуга карамастан, хәрби хезмәткә чакыру тәртипләре үзгәртелмәде.

XS
SM
MD
LG