Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Еш та ашамагыз, күп тә ашамагыз". Өйдә утыручыларга табиб киңәшләре


Коронавирус сәбәпле өйдә утырырга мәҗбүр булучылар арасында симерүгә зарланучылар артты. Табиб Айрат Зыятдинов көненә өч тапкырдан да күбрәк ашау зыянга ди.

Гастроэнтеролог Айрат Зыятдинов күпчелек чирләр ашамаудан түгел, ә артыгын ашаудан барлыкка килә дип саный. Ул коронавирус вакытында өйдә утырганда да, эшкә йөргәндә дә туклану бер төрле булырга тиеш дигән фикердә. Аның белән дөрес туклану турында сөйләштек.

Айрат әфәнде, коронавирус вакытында өйдә утырганда хәрәкәт әз. Өйдә утыргач күп ашала. Күп ашау сәбәпле авырлык та артырга, сәламәтлек тә какшарга мөмкин. Мондый вакытта сез нәрсә киңәш итәсез?

— Күп кенә тикшерүләргә караганда без ашаган ризыкның 15 проценты яшәү өчен җитә, калганы исраф кына. Ягъни калган ризык ул безгә зыянга гына эшли, чөнки эшкәртелеп бетмәгән ризык эчәктә әчеп, бозылып әшәке микроблар үрчерлек мохит барлыкка китерә. Шуңа дөрес туклануның беренче тәртибе — артыгын ашамау.​

Айрат Зыятдинов
Айрат Зыятдинов

Бүгенге көндә әз-әзләп, әмма еш ашау тәкъдиме даими яңгырый, бу катгый рәвештә дөрес түгел, чөнки ашказанга кергән ризык ким дигәндә 5-6 сәгатькә тоткарлана, ашказанында бүленеп чыга торган тоз кислотасы ярдәмендә таркалып химус хәленә килә. Шуннан соң гына ул эчәккә чыгып таркала. Безгә кирәкле матдәләр шунда кабул итеп алына.

Бу 5-6 сәгать үтмичә тагын ашап куйсаң, ризык эшкәртелеп бетми, безгә зыян китерә. Ризык бозылу нәтиҗәсендә токсиннар барлыкка килә. Эчәктә басым күтәрелә, ул күтәрелгәч ашказаны асты бизеннән ферментлар чыга алмый һәм үзен-үзен ашый башлый. Бу панкреатитка китерә. Ашказан асты бизен тарката башлый. Күп проблем кешенең еш ашавыннан килеп чыга. Беренче тәкъдим — еш ашамаска, бер ашаганда күп ашамаска.

Гастроэнтеролог Айрат Зыятдинов киңәшләре

  • еш ашамаска, бер ашаганда күп ашамаска
  • ашау белән ашау арасында 5-6 сәгать вакыт
  • көненә күп дигәндә өч тапкыр ашарга​
  • ашау алдыннан су, чәй эчеп куярга була
  • ашагач эчмәскә, җиләк-җимеш ашамаска
  • җепселле азык (яшелчә, җимеш, үләннәр) — көненә 400-500 грамм
  • май — көненә 80-100 грамм

Медицина өлкәсендә уздырылган тикшеренүләр күрсәткәнчә, ашаганнан соң эчәргә һәм җиләк-җимеш ашарга ярамый, чөнки бу ризыкның әчүенә китерә.

Су, чәйләрне ашаганнан соң ук эчү ризык эшкәртүне начарайта. Шуңа суны ризыкны ашаганчы алдан эчү, җиләк-җимешне алдан ашау кирәк. Шушыларны истә тотканда ашказанга ризыкны үзләштерүгә зур ярдәм булачак.

— Өйдә утырганда нинди ризыкларга өстенлек бирергә? Халык күпләп карабодай алып куйды.

Өстәлдә җепселле азык булырга тиеш

— Карабодайга ни өчен шундый "мәхәббәт" булуын мин аңлата алмыйм, чөнки башка ризыкларда булмаган файдалы матдәләр карабодайда бар дип әйтергә нигез юк. Кешенең өстәлендә беренче чиратта җепселле азык булырга тиеш. Бу — яшелчә, җимешләр, үләннәр, укроп, петрушка һәм башкалар. Эчәктәге яхшы микробларны булдыру өчен алар көндәлек туклануда 400-500 грамм тәшкил итәргә тиеш. Безнең эчәктә миллиардлаган микроблар бар. Аларның файдасы хисапсыз. Даруханәләрдә алынган пробиотиклар белән генә аларны җиткереп булмый, шуңа күрә без үзебезнең микробларны үрчетүгә ярдәм итәргә тиешбез. Шуңа җепселле азык бик кирәк.

Аксымга килгәндә, совет диетологлары аны көненә 80-100 грамм кирәк дип әйтә иде. Бу физик хезмәт белән шөгыльләнмәгән вакытта. Майга килгәндә, көненә 80-100 грамм. Әгәр физик эш белән шөгыльләнсәң, аксым да, май да бер ярым тапкыр артыграк булырга тиеш. Шуңа майга каршы "сугыш" ул дөрес түгел, чөнки бу кеше организмы төзелешенә кирәкле матдәләр. Көндәлек рационнан аларны алып ташлау организмга зур зыян сала.

— Татар халкы ит-бәрәңге ярата...

— Шулай шул. Бүгенге көндә безнең төбәктә, татар халкында дип әйтик, эчәк авыруы, яман шеш беренче урында тора. Шушы эчәк авыруларының, әшәке авыруларның беренче сәбәбе — җепселле азыкны аз куллану. Тикшерүләр күрсәткәнчә, аларның аз булуы, эчәктәге токсиннарның чыгып бетмәве сәбәпле шушы эчәктәге әшәке авыруларга сәбәпче була.

Бәрәңге бит яшелчәгә керми, анда крахмал күп. Шуңа камыр ризыгы, бәрәңге, ит булу файдага түгел. Әгәр без бәлеш пешерсәк, аны салат белән ашарга кирәк. Кишердән, кәбестәдән, кыярдан, чөгендердән булсынмы, укроплар, төрле яфраклардан салатлар көндәлек рационда күбрәк булырга тиеш.

Бәлешне бушамаган ашказанга ашап, аның өстенә ике-өч чынаяк чәй эчсәк, бу ашказан, эчәкләрнең бозылуына китерәчәк һәм үзебезне начар хис итәчәкбез. Әгәр бу бәлешне буш ашказанга ашасак һәм ашаганчы су, чәй эчсәк, ул яхшырак үзләштереләчәк. Безнең әби-бабайлар башта чәй эчкәннәр, аннары гына ризыкка күчкәннәр. Европа илләрендә дә ризык көтеп утырганда башта су китерәләр. Шуңа монда ниндидер ризык яхшы яки начар дип әйтүе авыр, бу күбрәк синең бу ризыкны кайчан һәм нинди күләмдә ашаудан тора.

— Сыекча эчкәннән соң ашауга күчкәнче күпмедер вакыт узарга тиешме?

— Башта ни өчен cуны алдан эчәргә кирәклеген аңлатып китәргә кирәктер. Безнең ашказанында ризыкны эшкәртү өчен тоз кислотасы барлыкка килә. Ул ашказанда озак ятса, тимер кисәген дә таркатырга мөмкин. Шуңа аның ни дәрәҗәдә агрессив икәнен күз алдына китерик. Менә шул ашказанга зыян китермәсен өчен анда лайла барлыкка килә. Эчемлекләр шул лайланы юып җибәрү өчен кирәк. Аннары эчемлекләр ашказанда озак тоткарланмый, чөнки алар эшкәртелергә тиеш түгел. Шуңа чәй эчкәннән соң 15 минуттан ашасаң да була. Ә ашаганнан соң авызда ризык калмасын өчен генә ике йотым чәйме, сокмы, сумы эчеп җибәрү ярый. Бусы инде авызны чайкау өчен генә.

Ашаганнан соң бер сәгать, сәгать ярым үтәргә тиеш. Анда да чәй сөтле, каймаклы, шикәрле булмаска тиеш, чөнки аларны эшкәртү өчен тоз кислотасы таләп ителә.

— Өйдә утырганда күпләр ничек симереп китмәскә дип борчыла.

— Миңа дәваланырга килүчеләрнең бер өлеше ничек тазарырга, икенчесе ничек ябыгырга дип сорый. Башта бу тазару синең өчен проблеммы-юкмы икәнне аңлау кирәк. Әгәр тазарасың икән, монда эндокринологлар белән эшләргә кирәк. Чөнки кайберәүләр социаль челтәрләрдә алган тәкъдимнәр белән ябыга башлап үзләренә зыян китерә. Ниндидер чирләр булганда диета тоту зыян сала. Әгәр эндрокринология чирләре булмаса, тазару проблемы — туклануда.

Җиңел эшкәртелә торган тәм-томнар төп ризык ролен уйнарга тиеш түгел

Бүгенге көндә тиз эшкәртелә торган углеводлар, ягъни камыр ризыклары чат саен тәкъдим ителә. Безнең өчпочмаклардан, бәлешләрдән куркасы юк, чөнки алар сирәк була. Аннары анда углевод ул кадәр күп түгел. Ә менә сатуда тәкъдим ителә торган пекарня ризыкларына кызыгып күпләр үзләренә зыян китерә. Шулардан качарга тырышырга кирәк. Алар төп ризыктан соң тәмен татып карау өчен генә булырга тиеш.

Җиңел эшкәртелә торган тәм-томнар төп ризык ролен уйнарга тиеш түгел. Кайбер кешеләр шуның белән чәй эчеп тукланалар да ике-өч сәгатьтән тамаклары ачып тагын ашый башлыйлар. Симерүгә нәкъ шушы китерә дә инде.

— Сез ашаулар арасында 5-6 сәгать булырга тиеш дисез. Бу кешенең хәрәкәт итүенә бәйлеме?

— Юк, гел шулай булырга тиеш. Минем кайбер пациентлар 5-6 сәгать ничек түзеп була дип әйтә. Бүгенге көндә 20шәр сәгать ач торучылар да бар. Без ашаган ризыкның 10-15% гына үзләштерелә. Калганы бәдрәфкә чыгарыла. Шуңа син активмы яки пассивмы — мөһим түгел.

Шөгыль таба алмаучылар стрессны ашау белән баса

Өйдә утыручыларның төп проблемы — үзләренә шөгыль тапмыйча күп вакытны кухняда уздыру. Шуңа ашаганнан соң үзегез белән су алыгыз да кухняны ябып куегыз дигән киңәш бирәм. Шөгыль таба алмаучылар стрессны шул ашау белән баса. Өсте-өстенә ашау килеп чыга. Ул симерүгә китермәскә дә мөмкин, ә ризыкның черүенә китерә. Ризык чери икән, токсиннар барлыкка килә. Аларның организмга зыяны әйтеп бетергесез. Бу бавыр, эчәкләр зарарлануга китерә, кешенең йөзендә, аркасында бетчәләр шуның белән бәйле. Йөзләре бозылучы пациентларның да күбесе шул аз-азлап еш ашаучылар. Сирәк ашау булырга тиеш.

Хәзерге вакытта стресс арта бара һәм халык ул стрессны ашап бастырмакчы була. Мин хәзрәт түгел, әмма бу иман зәгыйфьлегеннән килә. Борчуларны ашау белән басу организмга зур зыян сала.

Кеше көне буена күп дигәндә өч тапкыр ашарга тиеш. Ике тапкыр булса тагын да яхшы.

— Туклану ни дәрәҗәдә иммунитетка тәэсир итә, чөнки коронавирус күп очракта иммунитеты какшаганнарга эләгә.

Иммунитетның төшүе — дөрес ашамаудан

— Әйе, туклану иммунитетка турыдан-туры тәэсир итә. Безнең эчәктә миллиардлаган микроблар яши һәм иммунитетның 70% шул микроблар хакына ныгый. Хәзер ризыкларда консервантлар күп, шул ук иткә, сөткә антибиотик, ризык озак саклансын өчен башка төрле әйберләр кушыла. Ул консервантлар ризыкта микроблар үрчемәсенгә юнәлтелгән. Шушы ризыкны ашау безнең эчәктә безгә эшләгән миллиардлаган микробларны үтерүгә китерә. Шуның аркасында иммунитет начарлана. Еш ашау, ризык черү яхшы микробларның азаюына китерәчәк. Иммунитетның төшүе — дөрес ашамаудан.

Бездә хәзер кышын җиләк-җимештә пестицидлар күп дип алмыйлар, анысы инде икенче мәсьәлә. Әмма көрпәдән ясалган әйберләр бар, кәбестәне алдан әзерләп кую мөмкин.

Ясалма витаминнар файдасы турында сорыйлар. Аларны кайсыдыр витамин җитешмәсә генә эчәргә кирәк. Чөнки кайбер кеше иммунитет төшә дип яз көне витамин эчәргә ашыга. Гипервитаминозны онытмаска кирәк. Анысы организм өчен тагын да зыянлырак.

фикерләр (1)

бу форум ябык

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG