Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсез китап нәшриятлары хөкүмәткә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте


Коронавирус эпидемиясе шартларында китап бастыру һәм сату тармагы зур кыенлыклар кичерә.

Бәйсез нәшриятлар һәм китап таратучылар берлеге Русия хөкүмәтенә китап чыгару тармагына ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Коронавирус сәбәпле чикләүләр китап сатып алучылар санының кискен кимүенә китергән.

“Ихтыярый үзизоляция вакытында да кибетләрдә сату 50-60 процентка кимеде, карантин кертелсә, китап кибетләре бетәчәк. Яшәп кала алганнары да китапларга моңарчы күрелмәгән югары бәяләр куярга тиеш була. Укучыларның күпчелегенең, китапханәләрнең китап алырга акчасы җитмәячәк, китап элитар куллану әйберенә әйләнәчәк”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Моннан тыш, китап чыгару һәм сату тармагында эшләүче йөзләрчә мең кеше эшсез калачак, диелгән хатта. Русиядә китап чыгаручыларның өчтән икесе – кече һәм урта бизнес, пандемия шартларында алар аякка басылмаячак дип белдерә мөрәҗәгать авторлары. “Китап чыгару тармагы социаль тормыш формасы буларак юкка чыгачак”, ди алар.

Мөрәҗәгатьтә нәшриятлар хөкүмәттән нинди ярдәм көтүләрен дә әйткән. Аерым алганда, китаплар өчен өстәмә кыйммәт салымын (НДС) гамәлдән чыгару, китап кибетләренең аренда өчен түләгән акчаларын тулысынча яки өлешчә каплау, Русия Почтасында китаплар җибәрүгә аерым бәяләр кертү, эпидемия аркасында китапханәләрдә узмый калган чараларга бирелгән акчаларны бәйсез китап кибетләреннән һәм нәшриятлардан китап сатып алуга юнәлтү һәм башка чаралар турында әйтелә.

Хатны Мәскәү, Петербур, Пермь, Екатеринбур, Казан, Уфа, Новосибирски һәм башка шәһәрләрдән 140тан артык нәшрият имзалаган. Кул куючылар арасында танылган әдәби тәнкыйтче һәм мөгаллим Галина Юзефович, Казандагы "Смена" китап кибете җитәкчесе Кирилл Маевский, язучы Феликс Сандалов, Икътисад югары мәктәбе нәшрият йорты вәкиле Елена Иванова, Ижау шәһәреннән "Кузебай" китап кибете хуҗалары Герман белән Ксения Сусловлар, Уфадагы “Кофе и комиксы На Кибертоне” нәшрияты җитәкчесе Искандәр Булатов, “Новое литературное обозрение” нәшриятыннан Ирина Прохорова, Non/Fiction китап ярминкәсе оештыручы Василий Бычков һәм башкалар бар.

Коронавирус таралу сәбәпле, Русиядә азык-төлек кибетләреннән тыш, башка кибетләр һәм сәүдә үзәкләре ябылды. Мәскәүдә һәм төбәкләрдә үзизоляция тәртибе кертелде, урамга чыгу чикләнде.

XS
SM
MD
LG