Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кризис турында кешегә үз телендә аңлату кирәк". Пандемия һәм татар теле


Ике телдә игълан
Ике телдә игълан

Пандемия вакытында Азатлык хакимиятнең дәүләт телен ни кадәр куллануын тикшерде. Кризис, киеренке чорда мәгълүматны туган телдә җиткерү мөһимлеген этносоциологлар аңлата.

Бу көннәрдә коронавирус таралу сәбәпле үзизоляция мөһимлеген халыкка аңлату эше бара, мәгълүмат таратыла. Дөрес, пандемия чорында гадәти тормышның асты өскә килә, башка вазгыять, әмма дәүләт системы төгәл эшләргә тиеш. Бу барлык тармакларга, шул исәптән дәүләт телләре турындагы кануннарның үтәләшенә дә кагыла. Азатлык үзизоляция шартларында Татарстанда дәүләт теле кулланышы мәсьәләсен күзәтте.

Русиядә әлегә кадәр вирус таралуына ышанып бетмәделәр. Европа, АКШ тәҗрибәсен дә исәпкә алу авыррак бара. Бу очракта мәгълүмат тарату, аңлату эшләре ни кадәр дөрес оештырылуы мөһим. Үтемле итеп, һәр кешенең йөрәгенә, акылына җиткерү максаты куелса, кешеләргә аларның туган телендә эндәшү уңай нәтиҗәгә китерергә мөмкин.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу алымны эшкә җикте. Аның йогышлы чир таралмасын өчен өйдә утырырга кирәклеге турында видеода ике телдә дә аңлатылды.

Шулай ук текст рәвешендә язылган мөрәҗәгате дә игътибарга лаек. Ул бер текст, әмма урысча-татарчалы итеп язылган.

Үзизоляция режимы уңаеннан татарча мөрәҗәгать итүчеләр арасында Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да күренде.

Мәрҗани исенмендәге Тарих институты галимәсе, ике телеллек мәсьәләсен тикшергән социолог Гөлнара Габдрахманова кризис вакытында тел ресурсын куллана алу – уңай күренеш, дип аңлатты Азатлыкка.

Гөлнара Габдрахманова
Гөлнара Габдрахманова

"Киеренкелек чорында кешегә үз телендә аңлату, фикерне җиткерү мөһим. Татарда аеруча туган тел ана теле буларак кабул ителә, ягъни якын, ышаныч тудыра. Урыс теле рәсми тел, кеше аңарга хакимият теле буларак карый. Туган телнең эмоциональ ягы бар. Әгәр түрәләр ике телне уңышлы кулланса, әлегә Татарстан президенты моны уңышлы башкара, бу авыр чорда киеренкелекне киметә ала. Бу башка түрәләргә дә кагыла. Икетеллелекне эшкә җигү дөрес һәм кирәкле дип саныйм. Әлегә чыгышлар, мөрәҗәгатьләр, белдерүләрнең эчтәлегенә караганда, аерым социаль катламларга эндәшү, аңлату күренми. Чит илләрнең кайбер җитәкчеләре, мәсәлән, төрле кешеләргә аерым мөрәҗәгатьләр белән чыга, рәхмәтләрен әйтә. Киләчәктә социолингвистлар кризис вакытында хакимият белән халык арасындагы элемтәне, нинди телдә, нинди эчтәлекле мөрәҗәгатьләр, сөйләшүләр булганын тикшереп, кызык нәтиҗәләр ясар дип уйлыйм", диде Гөлнара ханым.

"Шалтыратам —​ татарча эндәшәм, ә миңа урысча җавап бирәләр"

Татарстан хакимияте пандемия вакытында кайнар линия хезмәтләрен булдырды, тәүлек әйләнәсенә барлык мәгълүматны белеп була дип ышандырды. Андый хезмәтләр муниципалитетлар тарафыннан да оештырылды. Азатлык ике дистәгәгә якын район, шәһәр хезмәтләренә шалтыратты, әмма күбесендә алар юк. Күпләр республиканың рәсми сайтына сылтана. Азатлык ике дәүләт телендә дә мәгълүмат биреләме-юкмы икәнен белеште.

Актаныш, Кукмара, Саба, Сарман районнарының кайнар линия хезмәтләре саф татар телендә эшли. Шалтыратучыларның күбесе — өлкән кешеләр. Алар ризык һәм даруларны сатып алып китертү турында сорыйлар дип аңлатты операторлар. Азык-төлекне күпчелек районнарда волонтерлар китереп бирә.

Тукай районында 100дән артык волонтер эшкә җәлеп ителгән. "Ризык яки дару китереп бирүне сорыйлар. Волонтерлар акча ала, аннары өйгә кадәр китереп бирә, чекны тапшыра. Контактсыз аралашу ягына килгәндә, акчаны кулдан кулга бирелә, ләкин волонтерлар антисептик һәм битлек, перчаткалар белән тәэмин ителгән", дип аңлаттылар.

Чүпрәле районындагы кайнар линия операторы татарча хезмәт күрсәтә алмады. Бөгелмә районында шул ук хәл. Оператор бер телдә генә аралаша, мәгълүматны урысча гына җиткерә. "Кирәк кеше үзенә кирәкле, мөһим мәгълүматны таба ала", дигән аңлату булды.

Үзизоляция сораулары буенча оештырылган гомум республика кайнар линиясендә операторлар җавап биреп өлгерми, шалтыратулар күп. Берничә тапкыр шалтыратканда да татарча мөрәҗәгатькә "Говорите по-русски" дигән киңәш ишетелде. Сүз уңаеннан, коронавирус турында бөтен сорауларга да җавап алып була торган уртак бер хезмәт юк. Ризык яки дару китерергә ярдәм кирәк булган очракта бер телефон, чит илдән кайтучыларның сорауларына җавап бирүчеләр аерым хезмәт эшли.

Халыкка таратылган SMS хәбәрләр
Халыкка таратылган SMS хәбәрләр

Татарстанда үзизоляцияләнү тәртибе кертелгәч, Русиянең Татарстандагы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу турыда халыкка СМС таратты. Мәгълүмат бу очракта да урысча гына җиткерелде. Рәсми сәхифәдә коронавирус, үзизоляциягә бәйле татарча бер генә актуаль хәбәр дә юк булып чыкты, гомум мәгълүмат та урнаштырылмаган.

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева җитәкләгән коронавируска каршы көрәш оператив штабы да республика халкына урыс телендә генә СМС хәбәр юллады.

Коронавирус чире таралу белән тагын бер күренеш – ул шәһәр, авыллар буйлап машиналарның көчәйткечләр белән өйдән чыгарга ярамый дигән игъланнар яңгыратуы. Күпчелек очракта бу урыс телендә булды. Шулай да Азатлык күзәтүләренә караганда, Актаныш, Мөслим, Минзәлә районнарында Татарстанның дәүләт теле читкә этәрелмичә татарча да кисәтүләр яңгырады.

Коронавирус турында халыкка татар телендә мәгълүмат җиткерүче бердәнбер урын – җәмәгать транспорты. Казанның автобус, электр транспортында вируска каршы иминлек чаралары турында татарча игъланнар яңгырады. "Биналарны ешрак җилләтегез, гел чистартып тотыгыз, авыр симптомнар барлыкка килү белән, өйдә калыгыз һәм ярдәмгә медицина оешмасына мөрәҗагәть итегез, сәләмәт булыгыз!" диелде.

Чыгышы белән Каталониядән булган, бүген Чуашстанда яшәүче этносоцилог Эктор Алос-и-Фонт фикеренчә, дәүләттә яшәгән һәр кеше үзенең якланганын тоярга һәм үз телендә мәгълүмат алырга хокуклы. Моны дәүләт башкарырга тиеш, кризис вакытында да дәүләт телләре гамәлдә калырга тиеш, диде ул.

Эктор Алос-и-Фонт
Эктор Алос-и-Фонт

"Кризис вакытында, кеше авыр хәлдә булганда, ул чирләгәндә аңа үз телендә мөрәҗәгать итәләр икән, бу кешегә уңай тәэсир итә. Бу социология фәнендә исбатланган әйбер. Табиб сезгә туган телегездә юату сүзе әйтсә, күпкә җиңелрәк бит. Сынап карагыз. Һәм кешенең ышанычы да туа. Хәзер дә кешеләргә туган телдә мөрәҗәгать итү кирәк. Бөтен мәгълүматны да дәүләт ике телдә бирергә тиеш, бу аларның эшен дә нәтиҗәлерәк итәчәк. Телнең мөмкинлекләрен куллану мөһим, нинди генә киеренке, авыр хәл булмасын, дәүләтнең кануннарны, бу очракта дәүләт телләренең дә гамәлдә калуын тәэмин итәргә тиеш", дип аңлатты галим.

Рәсми интернет сәхифәләр ни хәлдә?

Татарстан президенты һәм рәсми портал сайтларында коронавируска бәйле татарча мәгълүмат бирелә. Шул ук вакытта, коронавирус нәрсә ул, аның таралуын ничек туктатып була, өйдә утыруның әһәмияте нәрсәдә кебек сорауларга аңлатулар рәсми сәхифәләрдә урын алмаган. Татарстан хөкүмәте үткәргән матбугат чаралары, мөһим белдерүләр дә күбрәк урыс телендә башкарыла. Урамга чыгу рөхсәтен алу инфографика-инструкцияне татарча сирәк табып була.

Гомумән, коронавирус турында, аннан ничек сакланырга, өйдә утыру әһәмияте турында татарча аңлатулар интернетта юк дәрәҗәсендә. Дөнья татар конгрессы да үз сайтында рәсми хәбәрләр бирү белән генә чикләнә. Татарстан Диния нәзараты сайтында татарча оператив хәбәрләр күп, ләкин вазгыять уңаеннан аңлату язмалары, видеолары юк.

Русиянең Эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе сайтында коронавирус таралуын булдырмау чаралары турында хәбәр, ялган хәбәрләр тарату өчен җавапка тартылган кешеләр турында яңалыклар бар. Ләкин татар телендә мәгълүмат та, сайтның татар версиясен дә табып булмады.

Казан мэриясе сайтында урыс телендә коронавируска бәйле актуаль хәбәрләр, изоляция вакытында урамга чыгу рөхсәтен ничек алырга дигән инструкция булса, татар телендә коронавирус турында соңгы хәбәр 30 март көнне чыккан. Урыс телендә кайнар линия, профилактика чаралары турында файдалы мәгълүмат китерелсә, татарча ул юк.

Чаллы сайтының урыс версиясендә шул ук хәл: актуаль хәбәрләр күбрәк, һәм алар тизрәк яңара, татар сайтында хәбәрләр әзрәк һәм соңарып чыга. Әлмәт районы сайтында да шул ук хәл: урыс версиясендә актуаль хәбәрләр булса, татар версиясендә алар соңарып бара.

Азатлык карап чыккан районнарның күбесендә шул ук хәл: коронавируска бәйле актуаль хәбәрләр булса да, алар күбесенчә урыс телендә, татарча исә мәгълүмат соңарып бара. Күп кенә район сайтлары шулай ук Татарстан президентының вирус аркасында мөрәҗәгатен дә урнаштырганнар: урыс телендә һәм сәхифәләрнең урыс версияләрендә генә.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG