Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ихтыярилар ялгыз торучы өлкәннәргә бушлай азык-төлек китерә


Казанда яшәүче өлкән кешеләргә ризык таратылган
Казанда яшәүче өлкән кешеләргә ризык таратылган

Татарстан мөфтиятенең "Зәкят" фонды 50 азык-төлек җыелмасы өләшкән. Татарстан мөселманнары диния назәрәте каршында эшләүче бу фонд Казанда ялгыз торучы өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек белән ярдәм итте.

Коронавирус сәбәпле бөтен Татарстан җирлегендә үзизоляция тәртибе кертелгәннән соң, өлкән яшьтәгеләрдән аларның мөмкин булганча өйдә калуын үтенделәр. Татарстан мөфтияте андый төр кешеләргә бушлай азык-төлек тарату өчен ихтыяриларны җәлеп иткән. Барлыгы 50 кешегә ярдәм күрсәтелгән дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

“Шәгъбан аеның җиденче көнендә (31нче мартта), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды, Татарстан территориясендә гомуми изоляция режимын кертү сәбәпле өйләрендән торган һәм азык-төлек алырга кибеткә чыгарга мөмкинлеге булмаган, Казанда яшәүче 50 өлкән яшьтәге ялгыз кешегә азык-төлек җыелмалары таратты. Әлеге җыелмага он, төрле ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, куертылган сөт, шикәр комы, макарон һәм чәй керде. Ашамлыкларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды өлкәннәргә бушлай тапшырды” диелә хәбәрдә.

Эшкә керешер алдыннан һәр волонтерга битлекләр, перчаткалар, антисептиклар бирелгән, аларга изоляция чорында кешеләргә ярдәм өләшкәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатканнар.

Татарстанда коронавирус таралу куркынычы сәбәпле карантин турында 31 мартта игълан ителде. Халыкка йорт тирәсендәге кибетләргә, даруханәләргә чыгу гына рөхсәт ителә, өйдән ерактарак урнашкан урыннарга бару өчен махсус теркәлү аша узарга кирәк.

XS
SM
MD
LG