Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: уйгырларны Кытайның коронавирустан зыян күргән төбәкләрендә икътисадны торгызырга җибәрәләр


Кытайдагы социаль челтәрләрдә уйгырларны мәҗбүриләп Кытай провинцияләренә җибәрүләр күренгән видеороликлар чыккан.

Кытайда уйгырлар һәм башка төрки халыкларның яшьләре илнең коронавирус сәбәпле үсешен әкренәйткән икътисадын яңадан торгызуда кулланыла. Моның шулай икәнен TikTok һәм DouYin социаль челтәрләренә соңгы ике атнада Синҗан төбәгеннән җибәрелгән видеороликлардан күреп була. Уйгырларны кол хезмәте буларак кулланалар. Бу турыда Кытайда кеше һәм дин хокуклары өлкәсендә яза торган Bitter Winter журналы хәбәр итә.

Азат Азия Радиосы журналисты Алим Сеитофф сүзләренчә, Кытайда коронавирус сәбәпле шәһәрләр карантинга ябылып, кешеләргә урамга чыгу тыелган көннәрдә Синҗандагы уйгыр яшьләренең башка төбәкләргә күпләп баруы күзәтелгән.

“Бу видео коронавирус Кытайда һәм бөтен дөньяда таралган көннәрдә чыкты. Бу вакытта кытай ширкәтләренең күбесе эштән туктады, беркем дә эшләмәде”, ди журналист. Шул ук вакытта уйгыр эшчеләренең зур төркемнәр белән Кытайның башка өлешләренә күчүен күрәбез, ди ул.

Элегрәк Австралиянең стратегик сәясәт институты Кытайда уйгырлар торышын тикшереп, Синҗандагы уйгырларны һәм башка милләттәге мөселман кешеләрен коллар хезмәте буларак куллануларын белдергән иде.

Институт әзерләгән хисапта мөселманнарның бөтен ил буйлап заводларга эшкә җибәрелгәне әйтелә. Алар ирексезләп эшләтелә диелә. Уйгырлар колларча хезмәт куйган заводлар дөньяда танылган брендлар өчен тауар җитештерә, бу продукцияне технологияләр, кием һәм автомобиль җитештерү өлкәсендә эшли торган ким дигәндә 83 ширкәт куллана дип нәтиҗә чыгарган Австралия белгечләре.

Хисапта әйтелгәнчә, 2017-2019 елларда Синҗаннан бөтен Кытай буйлап фабрикаларда эшләргә 80 меңнән артык уйгыр җибәрелгән. Кайберләре туры “мөселманнар өчен тәрбия лагерларыннан” алып кителгән.

Соңгы елларда медиа чаралары Кытай хакимиятенең Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләвен хәбәр итеп тора. Уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябалар. Кытайда 8 меңнән артык татар яши. БМО мәгълүматларына караганда, "тәрбия үзәкләрендә" бүгенге көндә миллионнан артык уйгыр һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләре тотыла.

XS
SM
MD
LG