Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммерсантъ: Русиядә киләсе атна тагын ял атнасы булачак


Роспотребнадзор җитәкчесе белдергәнчә, коронавирус таралмасын өчен русияләргә 14 көн һәм аннан да озаграк өйдә утыру яхшырак.

6-12 апрель атнасы тагын ял атнасы дип игълан ителергә мөмкин. Бу турыда Коммерсантъның махсус хәбәрчесе Андрей Колесников президент Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары белән дистанцион киңәшмәсе нәтиҗәләреннән чыгып яза.

Русияләрнең өйдә калу вакытын озайтуны Роспотребнадзор башлыгы һәм Русия баш санитар табибы Анна Попова һәм вице-премьер Татьяна Голикова тәкъдим иткәннәр. Попова коронавирусның инкубация чоры 14 көн булуын искәрткән, шуңа күрә изоляция вакыты ике атнадан да ким булмаска тиеш, ә берничә тапкыр 14 көн булса, тагын да яхшырак, дигән.

Татьяна Голикова президенттан “ватандашларны социаль дистанцияләшү чараларын” озайтуны үтенгән.

25 мартта Владимир Путин коронавирус сәбәпле 30 марттан 5 апрельгә кадәр ял атнасы игълан итте. 30 мартта Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә гомум үзизоляция тәртибе кертелде. Халыкка махсус белешмә алмыйча урамнарда йөрү тыелды. Соңрак Русиянең күпчелек төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда да карантин игълан ителде.

Русия думасы коронавирус таралуга каршы көрәш йөзеннән берничә канун кабул итте. Аерым алганда, карантин бозган өчен штрафлар кертелде, хөкүмәткә илдә гадәттән тыш хәл игълан итү хокукы бирелде. 1 апрельдә бу кануннарны президент имзалады.
1 апрельгә полиция урамнарда кирәксезгә чыккан кешеләргә 1250 беркетмә тутырган дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Рәсми саннарга караганда, Русиядә коронавирус йоктыруның 2777 очрагы теркәлгән. 28 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG