Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Сәмигуллин эпидемия вакытында үлгән мөселманнарны җирләү турында фәтва чыгарды


Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин

Мөфти сүзләренчә, эпидемия вакытында үлгән кеше мәетен юу мөмкинлеге юк икән, әлеге бурычны үтәү мәҗбүрияте бетерелә. Җеназа намазы исә бу очракта мәетне күмгәннән соң кабер алдында укыла.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үзенең Телеграм каналында коронавирус кебек йогышлы авырулардан үлүчеләрне күмү тәртибе турында сорауга җавап бирде. Әлеге сорау Оренбурда коронавирустан үлгән Раил Зариповны ябык табутта җирләгәннән соң барлыкка килде.

Мөфти сүзләренчә, коронавирус кебек авырудан үлгән кеше шәһит булып санала ала, моның шарты булып аның дөньядан мөселман булып китүе тора. Сугышта үлгән шәһиттән аермалы буларак, аның мәете юылырга тиеш.

Камил хәзрәт мөселманнарның мәетләрне тиешенчә юып, аларга җеназа намазын уку бурычы булганын искәртә. "Ләкин бу очракта вазгыять шундый була ала: тән юылмаячак, мәет исә ябык тартмага салына ала", ди мөфти.

Бу очракта, мөфти сүзләренчә, мәетне юу мөмкинлеге бөтенләй юк икән, димәк әлеге бурычны үтәү мәҗбүрияте бетерелә. Җеназа намазы исә, бу очракта, мәетне күмгәннән соң кабер алдында укыла. Мондый нәтиҗәне Камил Сәмигуллин фикх белгече, галим имам Ибн Габидин сүзләренә таянып чыгара.

Мәетне яндыру ихтималы турында мөфти берни әйтмәгән.

Кабан арты мәчете имамы Йосыф Дәүләтшин элегрәк Азатлыкка бу мәсьәләдә "Татарстан мөфтиенең фәтвасын көтәбез", дип әйткән иде. Ул мондый сорауның мөфтигә юллаганганын белдерде.

Ислам дине нигезендә, мәет юылырга, кәфенләнергә тиеш. Шуннан соң аңа җеназа намазы укыла, шуннан соң мәет җирләнә.

Русиядәге башка мөфтиләр бу хакта фикерләрен әлегә җиткермәде.

XS
SM
MD
LG