Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит илләрдән русияләрне кайтаручы очышлар туктатыла


3 апрельдә Нью-Йорктан Мәскәүгә билгеләнгән рейс башкарылмаган. 

Русия җомгадан шимбәгә каршы төндә чит илләрдән Русия ватандашларын өйләренә кайтаручы һава рейсларын вакытлыча туктата. Бу турыда Интерфакска зур һава ширкәтләренең берсендәге чыганагы белдергән. Аның сүзләренчә, Росавиация бу турыда күрсәтмә белән телеграмнар тараткан.

Тагын бер чыганак шимбәдән башлап бөтен халыкара рейслар туктаячагын раслаган.

Бүген Аэрофлот Шеремтьеводан Нью-Йоркка очарга тиеш булган рейсны башкармый калган. Юлчыларга очышның булмаячагы турында соңгы минутларда экипаж хәбәр иткән.

31 мартта Русия коронавирус сәбәпле чит илләрдә калган ватандашларны кайтаручы рейслар санын чикләде.

Русия транспорт министры Евгений Дитрих аңлатканча, бу Русиягә кайткан юлчыларны җентекләбрәк тикшереп булсын өчен эшләнә. Чит илдән очкычларны Мәскәүдә бары Шереметьево һава аланы гына кабул итте, юлчылар саны көнгә 500 дән арттырылмады.

Төбәкләрдә тәүлегенә 200 кеше генә кабул итәргә ярый иде.

Коронавирус үтеп керү куркынычы сәбәпле, 26 апрельдә Русия чит илләргә даими һәм чартер очышларны туктатты.

Русия тышкы эшләр министрлыгы мәгълүматына караганда, чит илләрдән кайтырга теләүче 25 меңләп русияле бар.

XS
SM
MD
LG