Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төркиядә хәзер халыкны икътисадтан бигрәк исән калу мәсьәләсе борчый"


Истанбулның бушап калган урамы
Истанбулның бушап калган урамы

Азатлык чит илләрдә коронавируска каршы нинди чаралар күрелүе, кешеләрнең чикләү шартларында ничек яшәве белән таныштыруын дәвам итә. Төркиядәге хәлләр турында Истанбул шәһәрендә яшәүче журналист Рушания Алтай белән сөйләштек.

Джон Хопкинс университеты мәгълүматларына караганда, 9 апрельгә Төркиядә коронавирус йоктыручылар саны 38 меңнән, үлүчеләр саны 800дән артты. Илнең сәламәтлек министрлыгы тест уздырылган кешеләрнең 15%нда коронавирус табылуын белдерде.

— Рушания ханым, бу — Төркия өчен шактый зур саннар. Бу чир Төркиядә ничек шулай тиз тарала алды дип уйлыйсыз?

— Төркиядә коронавирусның беренче очрагы 11 мартта ачыкланды. Аның ир кеше булын гына әйттеләр, исеме, кем булуы әйтелмәде. Ул көнгә кадәр без Кытайда, Европа илләрендәге хәбәрләрне ишетеп кенә яши идек. Халык вирусның Төркиягә килеп җитүенә ышанып бетмәде. Бу вакыйга артында дәүләт җитәкчеләренең ниндидер мәнфәгатенә ярый торган берәр сәясәт бардыр дип уйлады.

Март башына кадәр Төркия җитәкчелеге үзе дә бу вирусның Төркиягә үтеп керәчәгенә ышанып җитмәгәндер. Гадәттә, конкрет вакыйга белән күзгә-күз очрашкач кына чаралар күрелә башлый, Төркия дәүләте дә шулай эшләде дип уйлыйм.

COVID-19 вирусы Европада ишетелә башлауга Төркия чигендә (һава аланнары, поезд һәм автовокзаллар, диңгез портлары, тамгаханәләрдә) тиешле чаралар күрелә башлаган булса, вирус таралу тизлеге кимрәк булыр иде.

Чир таралуга иң беренче чиратта нәрсә сәбәп булды?

Рушания Алтай
Рушания Алтай

— Медиа язуына караганда, Төркиядә бу вирусның зур тизлек белән таралуына 28 февраль гомрәдән (кече хаҗ) кайтучылар сәбәп булган. Төркия сәламәтлек министры Диния нәзарәтенә кешеләрне гомрәгә җибәрү дөрес түгел дип кисәткән, әмма алар бу кисәтүгә колак салмаган. 12 мең кеше гомрәдән кайтуга карантинга алынмаган. Бер өлеше алынган, әмма алар бик аз. Медиа, халык шау-шу килә башлагач, гомрәчеләрне карантинга алу башланды, әмма араларында карантиннан качып китүчеләр дә булды. Вирусны төп таратучылар шулар булды, диелә.

Төркиядә шундый гадәт бар, Мәккә кебек изге урыннан кайткан кешегә туган-тумачалары, таныш-белешләре хәл белешергә килә, гомрәдән кайткан кеше атна-ун көн кунаклар кабул итү белән мәшгуль. Уйлап карагыз, бер кеше күпме якын кешесенә вирус йоктыра алган булып чыга.

​Вирус йоктыручылар беленә башлагач дәүләт нинди чаралар күрде?

— Башта халыкка бу вирустан ничек сакланырга кирәклеге аңлатылды. Аннары халык күпләп җыела торган бөтен күңел ачу мәркәзләре, матурлык, сәламәтлек салоннары, чәчтарашханәләр, күргәзмәләр, нотариуслар, эре сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре, спорт заллары ябылды. Азык-төлек кибетләре, даруханәләр махсус режимда эшли башлады. Мәктәпләрдә бер атна, югары уку йортларында өч атна ял игълан ителде. Бер атна ялдан соң мәктәп укучылары мәгариф министрлыгы тарафыннан корылган EBA интернет системы аша дистанцион укуга күчтеләр. Бу атнада югары уку йорты шәкертләре дә лекцияләрне дистанцион тыңлый башлады.

Хәзерге вакытта бар Төркия буенча нинди чаралар күрелгән?

— Башлап коронавирус киң таралган илләргә очкыч сәфәрләре туктатылды. Ил күләмендә кино, театр, күргәзмә, спорт заллары, күңел ачу үзәкләре кебек халык күпләп җыела торган иҗтимагый урыннар барысы да ябылды. Урамнарда махсус хезмәткәрләр тавыш көчәйткеч микрофоннар белән халыкны өйдә утырырга өнди, мәчет манараларыннан имамнар, мөэзиннәр дә мондый өндәү белән чыга.

Матбугат, радио-телевидение дә өйдән чыкмаска кирәклеген минут саен кисәтеп тора, соңгы араларда ястү намазына азан әйтелгәннән соң мәчет манараларыннан төрле аятьләр укыла, салаватлар әйтелә, ул минутлар бик шомлы булып тоела. Мәчетләрдә һәм башка гыйбадәтханәләрдә күмәк гыйбадәтләр туктатылды, хәтта соңгы араларда мәчетләрнең ябык булуы әйтелә. Азык-төлек сатучы кибетләр генә эшли, алар элеккеге кебек иртәнге тугыздан төнге унга кадәр эшләми, көннең берничә сәгатендә генә хезмәт күрсәтәләр.

Бушап калган су транспорты
Бушап калган су транспорты

65 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләргә, шулай ук 20 яшь һәм аннан яшьрәкләргә урамга чыгу тыелды. Моңа каршы килүчеләр акчалата җәзага тартыла.

Билгеле булганча, бу вирус өлкән яшьтәгеләргә тиз арада тәэсир итә, аларны давалау да кыенрак. Яшьләр исә вирус йоктыруга җаваплы карамый, урамда йөриләр, бала-чагалар да бакчаларда уйнау ягын карый. Нәтиҗәдә алар вирус йоктыра, үзләре авырмаган очракта да аны өлкән яшьтәгеләргә йоктыра. Чөнки төрек җәмгыятендә әле һаман әби-бабай белән яшәү яки алар белән күрше булып яисә якын мохиттә яшәү гадәте дәвам итә.

Массакүләм мәгълүмат чаралары аркылы табиблар битлек киеп йөрергә куша , аны үтәүчеләр дә бар, үтәмәүчеләр дә шактый. Ике көн элек кибетләргә, даруханәләргә, җәмәгатьчелек транспортларына кергәндә битлек кию мәҗбүрияте кертелде. Битлек кимәгән кеше кибеткә дә, транспортка да кертелми.

Буш автобус
Буш автобус

Төрекләрнең мәшһүр урам базарларында азык-төлек, яшелчә, җиләк-җимеш сатарга гына рөхсәт ителә, чүпрәк-чапрак һәм башка көнкүреш тауарларын сату тыела. Һәм кибетләрдә, һәм базарларда махсус перчатка киеп йөрү тәртибе кертелде. Ялан кул белән җиләк-җимешкә, яшелчәгә кагылырыга ярамый. Җәзага тартмасалар да, кибет җитәкчелеге кисәтү ясый. Перчаткалар кибетләрдә бушлай бирелә. Супермаркетларда кергәндә дә, чыкканда да дезинфекцияләнү мөмкинлеге бар. Мондый чара кибеттә эшләүчеләрне дә вирустан саклауга ярдәм итә.

Социаль дистанция өч адым буларак билгеләнгән. Кешеләр бер-берсеннән өч адым ераклыкта торырга тиеш. Кешеләрнең күпчелеге бу кагыйдәләргә буйсына. Буйсынырга нияте булмаганнарны халык үзе читләштерә.

Транспортта бу өч адым дистация ничек саклана?

— Җәмәгать транспортында йөрүнең аерым кагыйдәләре булдырылды. Кайсы гына җәмәгать транспортына утырсаң да хәзер ике кешелек урынга бер генә кеше утырырга ярый. Синең арттагы утыргыч буш калырга тиеш. Бу буш урыннан соңгы утыргычка тагын бер генә кеше утырырга һәм аның артындагы урын кабат буш калырга тиеш. Йөртүчеләргә бу хакта әйтелгән алар моны һәрдаим күзәтеп, кешеләрне кисәтеп торалар.

Ә үзегез гаиләдә ничек сакланасыз?

— Төрек галимнәре бу вирус һавада өч сәгать кенә яши дип әйтә. Шуңа күп кенә гаиләләр кебек без дә кибеттән алып кайткан әйберләрне, өс киемнәрен салып калдырып аларны өч сәгать балконда тотабыз. Үзебез шундук юынып чыгабыз. Артык кирәк булмаса, урамга чыгып йөрмәскә тырышабыз.

— Истанбул мэры Әкрам Имамоглу шәһәрдә комендант сәгате кертелсен ди, ил хакимияте моңа каршы чыга. Комендант сәгате Истанбулга нинди чикләүләр китерергә мөмкин һәм аның тәэсире ни дәрәҗә уңай була ала?

— Истанбул мэриясе урамга чыгуны тыеп, вирусның таралуын киметергә уйлый. Беленгәнчә, бөтен кеше дә кагыйдәләргә буйсынмый. Буйсындыру чарасы — җәзага тарту. Эшкә барырга мәҗбүр булмаган бар кешеләргә урамга чыгу тыелса, җәзадан куркып, урамда йөрүчеләр кимәячәк. 65 яшьлекләргә урамга чыгу тыела диелсә дә, аларның барысы да өйдә генә утырмый. Һава сулап керәм дигән булып паркларга барып утыралар. Анда тагын башка әби-бабайлар да була. Әле алар транспортка утырып, диңгез буена да баралар, танышлары янына да китәләр. Нәтиҗәдә, тулы изоляциягә ирешү мөмкин түгел. Истанбул мэры менә шушы очракларны күздә тотып, тыюлар кертүне яклый. Аның бу тәкъдиме әлегә Әнкара тарафыннан кабул ителмәде.

Төркиядә 65 яшьтән өлкәннәргә шәһәр транспортында йөрү бушлай. Хәзер ул ташламаларны вакытлыча туктатып тору турында сүзләр йөри. Урамга чыгу бөтен кешегә дә тыелса, вирусны тизрәк җиңәрбез дигән ышаныч бар.

Төркиядә шәхси сектор алга киткән. Кешеләр күбрәк нәрсәдән курка, вирустанмы, ул китергән икътисади авырлыкларданмы, яисә хосусый ширкәтләрнең бөлгенлеккә төшүеннәнме?

— Бүгенге көндә кешеләрдә исән калу кайгысы өстенлек итә дип уйлыйм. Икътисади авырлыкны җиңеләйтү өчен дәүләт тиешле чаралар күрергә тырыша. Әйтик, мохтаҗ кешеләргә акчалата һәм азык-төлек белән ярдәм итә, газ, ут-суга түләүләрне, ипотека өчен түләүләрне кичектерү мөмкинлеген булдырды, банк процентларын төшерде. Дәүләт оешмаларында эшләүчеләргә, өйдә утыруларына карамастан, хезмәт хаклары түләнә. Хосусый ширкәтләр дә хезмәткәрләрен акчасыз калдырмый. Әлбәттә, көн саен чимал җитештерү, тауар чыгару мөмкин булмагач, ниндидер кыенлыклар булачак, әмма дәүләтнең тотрыклылык саклау өчен тырышуы сизелә. Халык әлегә паника сизелми.

— ​Коронавируска каршы көрәштә нинди авырлыклар бар? Битлекләр, үпкәне ясалма җилләтү җиһазлары, перчаткалар җитәрлекме?

— Беренче көннәрдә битлекләр җитми башлады, әмма хәзер битлек проблемы калмады. Кешеләр үзләре дә тегә, кайбер тукыма ширкәтләре дә битлек тегәргә кереште. Хәтта Истанбул мэриясе урамнарда бушлай битлек тарата башлады. Халыкка таратыр өчен 100 мең битлек әзер, дип хәбәр иттеләр. 5 апрельдә Төркия почта-телефон-телеграф ширкәте һәркемгә атнага бер тапкыр бер пакет битлекне бушка җибәрәчәген хәбәр итте. Интернет аша заказ бирәсең дә, өеңә бер пакет битлек китереп бирәләр. Бер пакетта биш битлек.

Дарулар, үпкәне ясалма җилләтү җиһазлары, перчаткалар белән проблем юк ди белгечләр. Беренче көннәрдә перчаткалар сатылып беткән иде. Кулларны, тотынган җирлекләрне спирт, одеколон белән чистарту турында әйтелгәч, кибетләрдә одеколоннар калмады. Хәзер андый проблем юк. Сабын да вирусны үтерүгә сәләтле диелгәч, халык тынычланды кебек.

Вируска каршы көрәштә төп авырлык — халыкның наданлыгы

Төркиядә вируска каршы көрәштә төп авырлык — халыкның наданлыгы һәм сансызлыгы. Кайбер даирә кешеләренә колакларына вирусның куркынычлыгын көне буе тукып торсаң да, миңа берни булмый дип, тышта теләгәнчә йөрүен дәвам итә.

—​ Төркиядә бу чирне кешеләрнең гадәттә кочаклашып, яңакка-яңак куеп исәнләшү гадәте дә киң таратты дип әйтелә. Авыру килеп чыккач болай исәнләшү гадәте үзгәрмәдеме?

— Әлбәттә, үзгәрде. Өч адым ара кагыйдәсе үтәлә башлады. Кешеләр бер-берләрен күреп алганда йә кул болгап яки баш иеп, яисә президент Рәҗәп Эрдоган кебек уң кулын йөрәк турына куеп сәлам бирә башлады. Массакүләм мәгълүмат чараларында кочаклашып, кул биреп күрешүнең вирус йоктыруга ярдәм иткәнлеген, бу гадәттән арынып торырга кирәклеген гел искәртеп торалар.

—​ Коронавирус тарала башлагач илдә азык-төлек бәяләре арттымы? Хакимият бәяләрне контрольдә тотамы? Кешеләр кибеттән ярма, тоз, шырпы, макарон, туалет кәгазьләрен күпләп сатып аламы?

—​ Урамга чыкмаска өндәүләр башланган көннәрдә халык билгесезлектән куркып азык-төлек, сабын, дезинфекция чараларын, туалет кәгазьләрен күпләп сатып алды. Кибетләр эшләмәячәк дигән сүзләр таралды. Аннары кибетләрнең 30 проценты гына ачык булачак, чиратлашып эшләү режимына күчәләр дигән хәбәрләр чыкты. Шунлыктан халык азык-төлеккә һөҗүм итте. Ләкин дәүләт бу вазгыятьне тиз контрольгә алып, эшне җайлады. Хәзер һәркем ихтыяҗы кадәрен генә сатып ала. Азык-төлеккә бәяләр артты дип әйтә алмыйм. Бары тик лимон бәяләре бераз күтәрелде. Имбир тамыры табу кыенлашты, аның да бәясе чак кына үскән.

—​ ​Төркиянең 31 шәһәренә керү һәм чыгуга чикләү кертелде. Ничек уйлыйсыз, моның тәэсире ничек булыр микән? Бераз соңга калынган карар булмадымы бу?

— Мондый кискен чорда бу чаралар ярдәм итәр дип уйлыйм. 31 шәһәр — Төркиянең яртысы дигән сүз. Димәк, вазгыять катлаулы. Чикләүләр, тыюлар кую бер хәл, аны җиренә җиткерү әһәмиятле. Төрекләрнең барысы да җаваплы карамый. Калган район-шәһәрләргә дә керү-чыгуны тыярга кирәк дип уйлыйм. Җәзалар да катырак булырга тиеш. Чөнки коронавирус кешенең үзенә генә зарар китерми, бик күпләрнең тормышына яный.

Төркия күпләр өчен уңайлы ял итү, тарихи урыннарны күрү урыны санала. Башка елларда туризм сезоны апрельдә ачыла иде. Быел ничек булыр?

— Шәһәрләргә дә керү-чыгулар тыелгач, туризм турында сүз алып бару мөмкин түгел. Кайбер кунакханәләр гыйнвар башыннан ук җәйгә тур пакетлары сата башлаган иде. Сатып алучылар да шактый булган. Хәзер, вирус җәйгә бетсә дә, халыкта курку бар, тур пакетларыннан баш тартулар башланган. Акчасын кире кайтарырга теләмәгән кунакханәләр җаваплылыкка тартылачак дип белдерде туризм министры.

Истанбул күренеше
Истанбул күренеше

Узган елларда Истанбулда апрель аенда лалә фестивале була иде, бөтен бакчаларга, паркларга күпләп лалә утыртыла иде, аны күрү өчен чит илләрдән туристлар агыла иде. Быел лалә фестивале дип авыз ачып булмый. Көннәр дә, гадәти булмаганча, салкын, яңгырлы һәм җилле. Төркиянең көньяк районнары бу көннәрдә Африка чүленнән килгән ком "яңгыры"ннан зарлана. Халыкта ял итү дәрте юк.

Бу чорда урамга чыга алмаган ялгыз яшәүче өлкәннәргә нинди ярдәм каралган?

— Дәүләт аларны чарасыз калдырмый. Волонтерлар билгеләнгән. Аерым телефон линиясе эшли. Аларның һәртөрле ихтыяҗы үтәлә, азык-төлек, дарулар белән дә тәэмин ителәләр. Хәтта полиция үзәкләре дә шалтыратып ярдәм сораучыларга ярдәм итә.

Төркиядә коронавирустан авыручыларны җирләү ничек оештырылган? Бу авырудан үлүчеләрне табутта күмәләрме әллә инде гадәттәгечә мөселман йолалары белән җирлиләрме?

— Төркиядә коронавирустан үлүчеләр саны 800дән артты. Вируска карамастан, мөселманча юу, кәфенләү һәм җирләү дәвам итә. Әмма кайбер кагыйдәләр кертелгән. Мәет махсус урында махсус кешеләр тарафыннан юыла, анда башта тиешле дезинфекция үткәрелә, мәетне юучылар битлек һәм махсус кием кияргә тиеш. Юган вакытта мәет тә дезинфекцияләнә. Кәфенләнгәннән соң дезинфекцияләнгән пакетка салына һәм табут эчендә күмелә. Элек табут кабергә алып барганда гына кулланыла иде.

Төрек гадәтләренә күрә, кеше соңгы юлга мәчеттән озатыла, җеназа намазы мәчеттә укыла иде. Хәзер коронавирустан үлгән кешегә җеназа намазы кабергә иңдереп, күмгәннән соң зиратта укыла. Җеназа мәрасименә мөмкин булганча аз кеше катнашуы сорала һәм алар өч адым араны сакларга тиеш. Болар мөфтият билгеләгән кагыйдәләр.

Мөфтият "йогышлы авырудан үлүчеләр ничек күмелсә, коронавирустан үлүчеләр дә шулай җирләнә" дип белдерде.

Халык бу вирус кайчан тәмамланыр дип фаразлый?

— Өметсез шайтан диләр. Мисал өчен, минем тирә ягымдагы кешеләрдә бу вирусның озакламый бетәчәгенә ниндидер өмет бар. Төркия дәүләте үзе дә вируска каршы көрәштә өмет бирә. Ләкин төшенкелеккә бирелгәннәр дә бар. Гомумән алганда, Төркиядә халыкта коронавирус аркасында артык төшенкелеккә бирелү сизелми.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG