Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгород өлкәсендә газ шартлап, ике кеше үлгән, сигез кеше зыян күргән


Газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә ике фатир тулысынча, дүрт фатир өлешчә җимерелгән.

Түбән Новгород шәһәре янындагы Филинское авылында ике катлы ике подъездлы йортта көнкүреш газы шартлаган. Каза нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган дип хәбәр итә Интерфакс, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматына таянып. Барлыгы җиде кеше зыян күргән, бер кеше үлгән, бер кеше хастаханәгә алып кителгән. Биш кешегә урында табиб ярдәме күрсәтелгән.

Йортта барлыгы 12 кеше яшәгән диелә. Тикшерү комитетының Түбән Новгород идәрәсе “иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү” маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан.

Шартлау 8 апрельгә каршы төн уртасында булган. Шартлау дулкыны ике подъезд арасындагы диварларны бәреп аударган, ике фатир тулысынча, тагын дүрт фатир өлешчә җимерелгән дип хәбәр ителә.
4 апрель Мәскәү янындагы Орехово-Зуевода биш катлы йортта газ шартлап, өч кешенең үлеменә китергән иде. Алты кеше хастаханәгә эләкте, өчесе реанимациягә җибәрелде.

XS
SM
MD
LG