Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирус йоктыруның 1175 яңа очрагы рәсми теркәлгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстанда дүрт яңа рәсми очрак. Татарстанда коронавируслы авырулар артуы хәбәр ителми.

Узган тәүлек эчендә Русиядә COVID-19 йоктыручылар тагын 1175 кешегә арткан. Биш кеше үлгән. Бу турыда Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә.

Мәскәүдә – 660 яңа очрак, Мәскәү өлкәсендә – 95, Петербурда 34 яңа очрак теркәлгән.

Татарстанда яңа очраклар булуы хәбәр ителми. Бүгенге көндә республикада коронавирус 41 кешедә расланган, сигез кеше савыккан.

Башкортстанда COVID-19 тагын дүрт кешедә расланган. Барлыгы 16 кеше авырый, алты кеше савыккан.

7 мартта Башкортстанда коронавирус белән бәйле беренче үлем хакында хәбәр ителде. 80 яшьлек Нәсимә Нургалиева, танылган җырчы Әнвәр Нургалиевның әнисе, баш мие шешүеннән үлгән диелде.

Аның анализлары коронавирус йоктырган булуын күрсәткән.

Башкортстанның Республика дәүләт хастаханәсе карантинга ябылды, коронавирустан үпкә ялкынсынуы билгеләре булган хезмәткәрләр һәм пациентлар йогышлы авырулар хастаханәсенә күчерелде.

Русиядә коронавируслы авыруларның гомуми саны 8672гә җитте. Авыру 63 кешенең гомерен өзде.

XS
SM
MD
LG