Accessibility links

КПРФ депутаты Русиядә 2020 елда БДИ уздырмаска тәкъдим итә


Депутат Олег Смолин быел БДИ үткәрмәү тәкъдиме белән чыккан, ләкин премьер-министр әлегә моңа җавап бирмәгән.

Русия думасында мәгариф һәм фән комитеты рәисенең беренче урынбасары Олег Смолин (КПРФ) премьер-министр Михаил Мишустинга 2020 елда коронавирус аркасында БДИны гамәлдән чыгарырга тәкъдим иткән.

"Минем тарафтан, америкалылар үрнәге нигезендә, быел Бердәм дәүләт имтиханын үткәрмәү мөмкинлеген карау идеясе әйтелде, әмма премьер әлегә бу тәкъдимгә туры җавап бирмәде", дип, Смолин дистанцион киңәшмә нәтиҗәләре белән уртаклашкан.

Моңа кадәр Русия мәгариф һәм фән министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көннәрен ике атнага күчергән иде. Узган елларда БДИ 25 майда башланса, 2020 елда чыгарылыш сыйныфлары имтиханнарга 8-9 июньнән керешергә тиеш.

6 апрельдә норматив хокукый акт проектларының федераль порталында 8 июньдә башланасы Бердәм дәүләт имтиханнарының яңа тезмәсе өлгесен бастырдылар. Документ нигезендә, бу көнне география, әдәбият һәм информатика фәннәренән имтиханнар узачак.

XS
SM
MD
LG