Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә хосусый картлар йортында янгында дүрт кеше һәлак булган


Коткару хезмәте 18 кешене уттан чыгарган, ун кеше зыян күргән.

Мәскәүнең Мякининская урамында хосусый картлар йортында 8 апрель кич янгын чыгып, дүрт кеше һәлак булган. Алар картлар йортында торучылар һәм хезмәткәрләр. Үлүчеләр санын Интерфакска Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсендә раслаганнар.

Каза бинаның аскы катларында электр чыбыгы янып китү сәбәпле чыккан, яну мәйданы якынча 15 дүрткел метр булган дип яза Интерфакс. Шул ук вакытта Медуза Мәскәү мэры урынбасары сүзләренә таянып яну мәйданы 300 дүрткел метр булган, янгын идән астындагы җылыту миче шартлаудан чыккан дип хәбәр итә.

50 кеше бинадан чыгарылган, 18 кешене янгын сүндерүчеләр коткарган, 10 кеше зыян күргән диелә.

XS
SM
MD
LG