Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров коронавируска каршы Башкортстанда яңа чикләүләр кертә


 Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралуга каршы яңа чаралар игълан итте.

  • Өлкән кешеләр (65+) өчен комендант вакыты кертелә. Алар кичке сәгать 18:00дән иртәнге 10:00гә кадәр урамда, җәмәгать урыннарында булмаска тиеш.
  • Балалар кичке 18:00дән көндезге 13:00гә кадәр өйдә булырга тиеш.
  • Мәскәүдән кайткан кешеләр барысы да тест бирергә һәм 14 көн өйдә изоляция режимын үтәргә тиеш. Андый юлчыларны хөкүмәт теркәп барачак, изоляция тәртибен үтәүләрен өйләренә йөреп тикшерәчәкләр.
  • Бакчаларга һәм дачаларга 10 апрельдән барырга рөхсәт бирелә. Ләкин анда җәмәгать транспорты йөрмәячәк. Бары тик шәхси машиналарда да гына барырга ярый.

Коронавирус белән авыручылар саны Башкортстанда 22 кешегә җитте. Радий Хәбиров, коронавирус тарала бара дигәндә, Республика клиник хастаханәсен һәм Сибайны телгә алды.

Хәбиров сүзләренчә, авыручылар саны алга таба да артачак.
“Республикада авыру таралу чыганаклары барлыкка килде. Болар нигездә медицина оешмалары. Бүгенге көнгә 22 очрак рәсми теркәлгән, бу авыручылар тагын да булмас дигән сүз түгел. Якын арада без тагын күп сандагы тест нәтиҗәләрен алачакбыз,” диде Хәбиров.

Башкортстанда изоляцияләренгә тиешле кешеләр саны арта дип белдерде Хәбиров. “Сибайда Чиләбе өлкәсе кешесе ит саткан базар чыганак булды, Сибайда беренче авыру очрагы теркәлгән. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә дә хезмәктәрләрнең күп өлешен карантинда калдырырга туры килде”, дип искә алды ул.

Сәламәтлек саклау министрлыгы саннарынча, авыру йоктырган кешеләр Куватов хастаханәсе аркасында гына да меңнән артырга мөмкин. Бу кешеләрнең бер өлеше өйләрендә карантинда диде Хәбиров. Аларның да фатирларына йөреп карантин саклауларын тикшерәчәкләр.

Күпчелек предприятиеләр эшли башлаячак, әмма изоляция шартлары катгыйланачак, штраф салганда берсен дә кызганмаячакбыз, диде Радий Хәбиров.

“Без республика ширкәтләренең күбесен ачабыз. Олы яшьтәгеләр иртә-кич эшкә баручылар-кайтучылар агымы белән кисешергә тиеш түгел”, дип аңлатты Хәбиров.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, читтән кайтып кискен респиратор-вирус инфекциясе белән авыручы 142 кеше теркәлгән, барлыгы 4945 кеше изоляциядә. Биш кеше Уфада обсерваторда тотыла. Башкортстанда 169 үпкәне ясалма җилләтү җиһазы бар, тагын 17 аппарат кайтачак.

Ул РКБның каратинда булуын телгән алды, бер тәүлек эчендә анда булучы 500 кеешә тест ясалып, 50 кешенең шикле тесты тикшерелүгә җибәрелүе турында белдерде.

Радий Хәбиров РКБ табибларына рәхмәт әйтте, ләкин хезмәткәрләргә матбугат чаралары белән аралшканда сүзләрен чамалап сөйләргә киңәш итте. Медиада хәбәрләр күпертелгән диде.

"Хастаханәләрнең баш табибларына мөрәҗәгать итәм. Безнең республика бик бай, бюджет җитди. Соранып йөрүдән туктыйк. "Миңа 50 битлек бирегез, бер килограмма кыяр бирегез", дип йөрмик. Ярдәм кирәк икән, акча бүләбез", диде республика башлыгы.

Моңа кадәр Башкортстанда дүрт хастаханәдә бүлекләр карантинга ябылган иде. Куватов исемендәге республика хастаханәсе дә тулысынча карантинга ябылды, анда 1200 авыру һәм хастаханә хезмәткәре бикләнеп тотылды. РКБның ревматология бүлеге мөдире, 40 ел тәҗрибәсе булган табиб Римма Камалова Idel.Реалиига хастаханәдәге хәлләр турында сөйләде. Табиб белән әңгәмә Азатлыкта да чыкты.

Башкортстан хөкүмәте киңәшмәсендә катнашучылар битлек кимәгән иде, социаль дистанция дә сакланмаган. Җыелыш турыдан-туры трансляциядә барды.

XS
SM
MD
LG