Соңгы тәүлектә Русиядә вирус йоктыруның яңа 1459 очрагы ачыкланган, тагын 13 кеше үлгән. Бу саннарны Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.
Мәскәүдә 857 яңа очрак ачыкланган. Мәскәү өлкәсендә – 199, Петербурда – 44, Брянски өлкәсендә 40 очрак теркәлгән.
Татарстанда соңгы тәүлектә 9 яңа очрак. Шулай итеп, COVID-19 диагнозы куелган кешеләр саны 50 гә җитте. Шуларның унысы савыгып, хастаханәдән чыккан иде.
Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова белдергәнчә, яңа очракларның икесе – читтән килгән кешеләрдә, җидесе Татарстанның үзендә йоккан. Авыруларның хәле уртача, республикада үпкәне ясалма җилләтү җайланмасы астында ятучылар юк дигән Галимова.
Башкортстанда 6 яңа очрак. Башкортстан хөкүмәтендә оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров республикада барлыгы 22 расланган очрак булганын хәбәр итте.
9 апрель иртәсенә Русиядә коронавирус йоктыручылар саны 10 131 кешегә җитте. Авыру тарала башлаганнан бирле барлыгы 76 кеше үлде.