Accessibility links

Башкортстанның Мәләүез шәһәрендә коронавируслы авыру үлгән


Мәләүездә яман шештән үлгән авыруның анализлары анда коронавирус булуын күрсәткән. 

Башкортстанның Мәләүез шәһәре хастаханәсендә коронавируслы авыру үлгән. Бу турыда шәһәр кешеләренә мөрәҗәгатендә район үзәк хастаханәсе баш табибы Урал Хәбибуллин хәбәр иткән. Табиб белдергәнчә, авыру яман шештән үлгән. Ләкин аның коронавируска алган беренче тесты уңай нәтиҗә күрсәткән дип яза Коммерсантъ.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Мәләүез шәһәрен республикада коронавирус учагы булган урыннар рәтендә атап киткән иде. Забелин элек коронавирус аркасында карантинга ябылган республика клиник хастаханәсеннән Октябрьски, Бәләбәй, Мәләүез шәһәрләренә авыру йоккан кешеләр кайтып, вирусны бу шәһәрләрдә дә тараткан булырга мөмкин диде. 6-7 апрельдә Башкортстанның әлеге шәһәрләрендә хастаханә бүлекләре карантинга ябылды.

5 апрельдә Уфадагы республика клиник хастаханәсендә 80 яшьлек хатын-кызда үлгәннән соң коронавирус табылды.

Хастаханәдәге авыруларга һәм хезмәткәрләргә тест ясаганнан соң, анда тагын 50 кешенең вирус йоктырган булу ихтималы ачыкланды.

XS
SM
MD
LG