Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия кибетләрендә ризык бәяләре 15-50 процентка артырга мөмкин


Рубль бәясе төшү сәбәпле азык-төлек бәяләре арта. 

Русиядә якын көннәрдә азык-төлек кыйммәтләнергә мөмкин. Бу турыда Ваклап сатучы ширкәтләр берлеге (АКОРТ) белдерә.

Оешма чыгарган хәбәрдә әйтелгәнчә, коронавирус аркасында күп санлы ширкәтләрнең эшләмәве, халыкта акча булмавы, сату кимүе, рубль бәясе төшүе һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә Русиядә кибетләрдә азык-төлеккә бәяләр арту көтелә. Эре ритейлерларга продукция китереп торучы ширкәтләр бәяләрнең 5-15 проценка үсәчәге турында кисәткән. Кайбер төр тауарлар 20, 30 һәм 50 процентка кадәр кыйммәтләнәчәк диелә хәбәрдә.

“Очсызрак бәягә алынган продукция сатылып бетә барган саен, кыйммәтрәк бәяле тауар сатуга күчәргә туры киләчәк, киштәләрдәге тауарлар бәяләре дә әкренләп үсәчәк”, дип белдерә ритейлерлар.

9 апрельдә “Бердәм Русия” фиркасе кайбер ризыкларга һәм көндәлек куллану тауарларына бәяләрне “туңдырып” куярга тәкъдим итте. Премьер-министр Михаил Мишустин моны хуплады. Әмма АКОРТ вәкилләре болай эшләү әлеге тауарларның дефицитына китерәчәк дип кисәтте.

“Руспродсоюз” башкарма мөдире Дмитрий Востриков Известиягә белдергәнчә, кофе, чәй, тәмләткечләр, консервалар, токмач, камыр ризыклары һәм балык кыйбатланачак. Востриков моны “бизнес COVID-19 пандемиясе сәбәпле зур кыенлыклар кичерә” дип аңлаткан.

XS
SM
MD
LG